Малчылык тармагына килгәндә бу эшне авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Ленар Баһауов алып бара. Район хуҗалыкларының күбесендә токымлы маллар асрала. Аларны кайтартуда, тиешле тәрбия бирүдә һәм сөт яки ит продукциясен уңышлы алуда, яшь үрчемне сәламәт итеп үстерүдә Ленар Рәфит улының хезмәте бәяләп бетергесез. Бүгенге көндә районның барлык хуҗалыкларында да кышлату чоры. Малчылык тармагы белән монда (сарыкчылык, елкычылык та керә) кырыктан артык хуҗалык шөгыльләнә.
– Кышлату акрын гына үз темпы белән бара. Мал азыгы запас белән тупланды. Әлеге вакытта малларны бозаулату чоры да. Шуңа терлекчелектә эшнең кызу вакыты. Бөтен хуҗалык белгечләренең игътибары яшь үрчемне исән-имин үстерүгә юнәлтелгән. Бүгенгесе көндә район хуҗалыкларында сигез мең баш эре мөгезле терлек, җиде йөздән артык атлар асрала. Әлеге вакытта токымлы башмаклар кайтарту белән мәшгульбез. Фермерларның күбесе токымлы хуҗалыктан алган малларның югары табышлы икәнен аңлап эш итә. Ясалма орлыкландыру ысулы күп кенә хуҗалыкларда кулланыла. Мин белгеч буларак шушы ысулның уңай якларын әйтеп китәсем килә. Ясалма орлыкландыру яшь үрчем алуга бер этәргеч булып тора. Бу ысул белән туган бозаулар сәламәт булып үсә, чирләргә тиз бирешми һәм көр дә булалар. Хуҗалыкларда яшь белгечләр күбрәк булса, бик тә әйбәт булыр иде. Чөнки яңа гына укып кайткан белгечләр яңа алымнар белән эшлиләр, шунлыктан малчылыкта табыш китерү дә артыр иде. Өстәп тагын шуны әйтеп үтәм. Печән, су белән генә артым алып булмый. Моның өчен ашау рационын төрле өстәмә тукландырулар белән тулыландыру мөһим. Шулай ук ылыс ботаклары турында да онытмаска кирәк. Чөнки ылыс – витаминнар чыганагы, ул иммунитетны ныгыта һәм үсеш өчен уңай йогынты ясый. Мал азыгы сыйфатлы тулы рационлы булганда гына артым алып була. Алып кайтасы маллар турында ветеринария станциясен хәбәрдар итергә кирәклеген дә онытмагыз, – дип сүзен тәмамлады авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Ленар Баһауов.