“Җир эшкәртү, аны чәчү һәм инде уңышны җыеп алу өчен, әлбәттә, яңа, куәтле техника кирәклеген белеп эш итә аграрийлар. Заманча техникасы булган хуҗалык уңышны кыска срокларда, тиз җыеп алуга ирешә. 2024 елда район хуҗалыклары 45 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм агрегатлары алдылар. Техника сатып алуда дәүләт программалары зур ярдәм итә. Район хуҗалыкларының күбесе Росагролизинг программасына һәм ташламалы кредитка таянып эш итә. Узган елда иң күп техника “Колос” һәм “Агросмарт” хуҗалыкларына кайтты. Фермер хуҗалыклары да техник паркын яңартуда тырышып эшлиләр. “Коробейников”, “Гыймалтдинова”, “Хәлилов” крестьян-фермер хуҗалыклары Беларусь тракторлары сатып алды. Бу елны да техник базасын яңарту дәвам итә. Шөкшән авылы фермеры Салават Зарипов үзенең чыгымнарына кулланышта булган К-700, Т-150 тракторларын алып кайтты. Авыл хуҗалыгының нигезен белгечләр тота. Техника белән беррәттән зур хуҗалыклар хезмәткәрләрнең эшен җиңе-ләйтү өчен Лада Гранта автомобильләре алдылар. Заманча, куәтле техниканың саны белән район аграрийларының техника парклары тулылануы күңелле күренеш”.
Бу техника, иң беренче чиратта, хезмәт кешесенең эшен җиңеләйтү максатыннан, кеше факторын уйлап алына да инде. Заманча техника эшнең сыйфатын да яхшырта, эшне тиз арада төгәлләргә дә мөмкинлек бирә. Бер дә юкка гына әйтмиләр бит инде “Техникаң нинди – икмәген шундый”, – дип халык телендә.