Һәм ул үзенең хыялын тормышка ашыра. Бүген аның хуҗалыгында 35 баштан артык герефорд токымлы мал асрала. Малчылык белән шөгыльләнә башлаганда аның шәхси хуҗалыгында өч кенә баш мал була. Ул аларны акрынлап үрчетә һәм шул ук вакытта тиешле дәрәҗәгә җиткереп ит белән сату да итә. Ә узган ел инде ферма төзер өчен җир урыны алып, шунда үз чыгымнарына абзар төзи. Булдыклының эше әллә каян күренеп тора. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән мәкаль бар. Бу сүзләр нәкъ Камога тап килә дисәм, һич ялгышу булмас.
Фермасын төзи, тик аңа бара торган юллар начар булу сәбәпле, ул район хакимиятендә узган инвестсәгатькә барып ярдәм сорый. Хакимият башлыгы Рушан Гәрәев һәм авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов тырышып эшләүче егеткә биш куллап ярдәм итәләр. Махсус программа нигезендә фермага кадәр керә торган юлга ком-таш салдырып, юлларны төзекләндереп тә куялар. Моның өчен Камо аларга зур рәхмәтле.
Камоның маллар тота торган урында тәртип һәм чисталык өстенлек итә. Һәр мал яшь аермасы белән аерым урыннарда бәйдә тора. Мал азыгы да тулы рационлы. Ферма янында япма астындагы рулонга кысылган печән, келәттә өем-өем торган фураж, тозы башка кирәкле витамин кушымталарны боларны исбатлап тора. Үзе әйтүенчә, техникасы да, тагылма агрегатлары да җитәрлек. Мал үрчетүнең нечкәлекләре күпкырлы. Ит җитештереп халыкка сатуга чыгару өчен ветеринария таләпләрен дә төгәл үтәп торырга кирәк бит әле. Әлеге хуҗалыкта боларның барысы да вакытында башкарыла. Малларга район ветеринария станциясе хезмәткәрләре ярдәме белән тиешле прививкасы эшләнеп тора. Һәр малның идентификатор биркалары бар. Киләчәктә ул мал башы санын арттырып, тагын да мал торагы төзеп, хуҗалыгын киңәйтергә ниятли. Ул моннан алты ел элек төзелгән “Борай яңарышы” кооперативының рәисе дә. Ә кооперативның төп эше булып үзләре җитештергән ит белән сәүдә итү, ит ысландыру һәм төрле колбаса эшләнмәләре сату. Шуңа Камо Зилфугарян үзенең хуҗалыгында күбрәк сыйфатлы ит җитештереп, кооператив нигезендә ачылган “Мираж” ит ысландыру цехында төрле ит продукциясе җитештерү өчен бу эшне башкарачак. Ит ысландыру цехында да бөтен уңайлыклар һәм җайланмалар бар. Узган ел ахырында әлеге цехка Камо үз чыгымына янә бер маринадлау өчен җайланма сатып алган. Бу җайланманы алганчы итләрне дүртәр көн маринадта тотып ысландырсалар, хәзер исә бер көндә әзер була. Мондый ысул ит ысландырырга китерүчеләр өчен бик тә уңайлы.
Камо Гургенович бер урында гына тапанып тора торган кеше түгел. Ул һәрвакыт яңалыкка омтылучы, хуҗалыгын алга таба этәрүче. Хәзерге заманда бертөрле генә эш белән шөгыльләнеп алга китеп булмый, ди ул. Әлбәттә, дөрес фаразлый да ул. Район үзәгендә генә түгел, ул Балтач халкын да үзенең хуҗалыгында җитештерелгән ит һәм ит продукциясе белән тәэмин итә. Ул анда “ Мясо и точка” дигән кибет ачып җибәрә. Биредә бөтен кооператив җитештергән продукция сатыла. Кооператив составында булган малчылык, сарыкчылык һәм кошчылык белән шөгыльләнүче эшкуарларның һәрберсе үз продукциясен ысландырып сатуга чыгара. Камо шулай ук ысландырылган ит продукцияләре белән бик күп төрле ярминкәләрдә, конкурсларда катнашып, сыйфаты буенча призлы урыннар алып тора. Менә әле Уфада узган “Ел бренды – 2024” конкурсында Гран-прига ия була. Ул бу конкурска ат итеннән ысландырылган рулет эшләп тәкъдим итә һәм җиңү яулый. Киләчәктә кооператив әгъзалары яңа деликатеслар җитештерә башлау өстендә эш алып баралар.