– Тармактагы иң җаваплы чорга район хуҗалыклары тулы күләмдә сусыл һәм тупас азыклар, концентратлар белән тәэмин ителгәннәр. Терлекчеләр үз эшләренә җаваплы карый, – ди Дүсмәт авылында урнашкан “Фәхретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илнур.
Шул рәвешле, биредә бозаулар ныклы булып үссен өчен зур игътибар бирәләр, чөнки савым сыерлары көтүен яңарту һәм арттыру, симертүгә куелган төркемне тулыландыру буенча эшләр иң беренче нәкъ шуннан башлана.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 18 баш савым сыеры исәпләнә. Көн саен иртәнге савымнан соң малларны тышка алып чыгалар, көнне, кагыйдә буларак, маллар саф һавада үткәрә. Алар йөргән утарга тиешле күләмдә печән кертелә, шул рәвешле алар анда көне буе тук була. Савылган продукция район үзәгендәге кибет киштәләрендә сатыла. Сыйфатлы һәм майлылыгы югары булган сөтне борайлылар чират торып алып бетерәләр.
– Печән һәм саламнан тыш, сыерларга фураж да бирәбез, рационнарына өстәмә туклану, шул исәптән ылыс ботаклары да, кертәбез, – дип сөйли Любовь Антонова.
Любовь тумышы белән Стәрлетамак районыннан. Тормыш иптәше Рәшит Түгәрәк авылыннан булгач, бу гаилә Борайга кайта. Эшсөюче гаилә хезмәт урыны эзләп тормый, аларның уңганлыгын, тырышлыгын белү белән хуҗалык башлыгы үзенә эшкә урнаштыра һәм яшәү урынын да булдыра.
– Мин балачактан ук җирдә эшләргә һәм мал-туар карарга күнектем. Сыер савучы булып эшләгән әнидән үрнәк алдым. Үз һөнәремне авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләдем, шуңа күрә фермага эшкә кердем. Машина белән сыер саву операторының эш көне иртәнге 5тә башлана һәм кичке 10да тәмамлана. Шулай булса да, без янәш яшәгәч, төн буена берничә тапкыр абзарларга чыгып, малларны тикшереп чыгабыз. Бу эштә тормыш иптәшем Рәшит зур таяныч. Сыерларны көнгә ике тапкыр: иртән һәм кичен савабыз. Әлбәттә, саву аппаратлары барлыкка килү белән эшләү күпкә уңайлырак һәм җиңелрәк була башлады, сөт тизрәк һәм нәтиҗәлерәк савыла, – дип уртаклаша Любовь Николаевна.
Сыерларны яхшы карыйлар һәм аларның сәламәтлеген күзәтәләр. Зур терлектән кала, фермада бозаулар да бар. Яшь үрчемне тәрбияләү дә Любовь Николаевна өлешенә төшә. Ул бозауларга туклану өчен бирелә торган азык нормаларын санап күрсәтә. Алларында һәрвакыт сыйфатлы печән, бәләкәчләр сөт эчә, ә бераз үсә төшкән бозауларга тәүлек фураж нормасын бирәләр. Любовь Николаевна фермада бер төрле генә эш башкармый. Ул сыер саву операторы да, тегермәнче дә, терлекче дә. Көн озыны маллар арасында. Эшен яратып һәм җентекләп башкару да әллә каян күренеп тора.
Терлек абзарын карап йөргәндә, әлеге мөлаем ханым искиткеч коллективта эшләве турында сөйләде, биредә ул барлык хезмәткәрләр, шул исәптән җитәкчеләр белән дә уртак тел тапкан.