Кулына өлгергәнлек аттестаты алгач, “Чулпан” колхозында төрле эштә йөри. Аннары Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникума агрономнар хәзерли торган төркемгә укырга керә. Уку йортын уңышлы гына тәмамлагач, армия сафына алына. Ике ел хәрби бурычын үтеп кайтып хезмәт юлын Борай катнашазык заводында башлап җибәрә һәм, бүгенге көнгә кадәр үз һөнәренә тугры калып, шушында эшләвен дәвам итә. Бай эш тәҗрибәсен, оештыру сәләтен һәм хезмәттәшләре арасында абруен исәпкә алып, Илдус Әмирҗан улы 2006 елда җәмгыять директоры вазыйфасына үрләтелә. Катнашазык заводы район хуҗалыклары өчен катнашазык җитештерү, ашлык киптерү белән шөгыльләнә.
Илдус Әмирҗан улы эш дәверендә үзен принципиаль һәм инициативалы җитәкче, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештырырга сәләтле, дисциплиналы, үзенә һәм буйсынучыларына таләпчән итеп күрсәтә. Аның намуслы, тырыш хезмәте, оештыру сәләте, шулай ук сизгер кулы нәтиҗәсендә катнашазык заводында ашлыкны Борай һәм якын-тирә районнарның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә торган күләмдә өзлексез киптерү һәм саклау җайга салынды. 2023 елда 1016 тонна катнашазык җитештерелгән, 2023 ел уңышы ашлыгын киптерү 10 800 тонна тәшкил иткән.
Заводта хезмәткәрләрнең хезмәткә мотивациясен яхшырту буенча чаралар үткәрелә, бу киләчәктә хезмәт сыйфатына тәэсир итә. Җитәкче буларак Илдусның үзенчәлеге – хезмәткәрләргә карата дустанә мөнәсәбәтле булу, һәр хезмәткәрнең проблемаларына төшенергә, бу проблемаларны югары дәрәҗәдә нәтиҗәлелек белән хәл итәргә сәләтле булуы. Идарә карарларын нигезле, тиз, законнар, башка норматив-хокукый актлар нигезендә һәм предприятие мәнфәгатьләренә таянып кабул итә ул. Предприятие белән идарә итү ысулларын камилләштерүгә, аның алдынгы техник җиһазланышына зур игътибар бирә. Биредә эшне нәтиҗәле алып бару өчен директор ел саен яңа җиһазлар сатып ала. Шулай ук предприятиедә хәвефсезлек таләпләрен саклау һәм эшчеләрнең яшәү рәвеше өчен уңайлы хезмәт шартларын булдыру, тирә-як мохитне уңайсыз җитештерү факторлары йогынтысыннан саклау эшенә җитәкчелек итә. Коллективта ихтирамга һәм зур абруйга ия Илдус Әмирҗан улы. Районның иҗтимагый-сәяси тормышында да актив катнаша ул. Җитештерү мәсьәләләре белән беррәттән, туган авылындагы җитешсезлекләрне хәл итүне дә икенче планга калдырмый. Кышкы чорда урамнарны кардан чистартуны оештыра. Ел саен Сабантуй кебек бәйрәмнәрне уздыруны, Яңа елны каршылауны һәм туган авылында уздырыла торган башка күп чараларга финанс ярдәм итә. Районнан мобилизацияләнгәннәргә автомобильләр һәм кирәкле әйберләр сатып алуда да даими финанс ярдәме күрсәтә, шулай ук аларның гаиләләренә булыша. Менә шулай бар яклап та мактаулы, хезмәтендә бай эш тәҗрибәсе булган Илдус Әмирҗан улы күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ һәм БР Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Рәхмәт хатына һәм Мактау грамоталарына ия.
Фото: Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан.