Авыл хуҗалыгы
16 Января 2025, 06:05

Борай ит цехында эшләр уңай бара

Авыл халкын берничек тә ялкау, эш сөйми дип булмый.

Борай ит цехында эшләр уңай бараБорай ит цехында эшләр уңай бара
Борай ит цехында эшләр уңай бара

Күмәк хуҗалыклар таралгач кына гомер буе ал-ял белми эшләгән, ир-егетләре – техникасы, хатын-кызлары фермадан ерак китә алмаган, дөресрәге, вакыты җитмәгән авыл уңганнары, «Иртәгә ничек яшәрбез?» икән дип, берникадәр икеләнеп калган иде. Нәкъ шушы вакытта авыл уңганнарына фермерлар, шәхси эшкуарлар ярдәм кулы сузды. Алар үз эшләрен ачып, бик күп авыл кешесен эшле итте. Ялдәк авылындагы Рәмил Зариповның фермер хуҗалыгы да күпләр өчен яшәү чыганагына әверелде. Биредә малчылык, басучылык тармакларыннан тыш ике ит һәм ит продукцияләре җитештерү цехы эшли.
Борай ит эшкәртү һәм продукция җитештерү цехында унбиш кеше хезмәт сала. Биредә 70кә якын төрдәге ит ризыклары әзерләнеп, сәүдә нокталарына озатыла.
Ит цехында коллективның эше өчен уңайлы шартлар тудырылган: җылы һәм якты бина заманча җиһазландырылган. Җитештерү тулысынча диярлек автоматлаштырылган. Кул хезмәте пилмән ясаганда һәм продукциянең формасын булдырганда гына кулланыла. Һәр төр ит өчен монда аерым цех карал-ган.
Хәзерге күп сыйдырышлы суыткыч камераларында ярымфабрикатлар озак вакыт саклана ала, әмма монда продукция тоткарланмый, ә шунда ук кибетләргә җибәрелә.
Цех хезмәткәре Кәүсәрия Каюмова сөйләвенчә, монда эшләү шартлары һәм коллектив бик яхшы. «Без район халкын гына түгел, ә республика башкаласында яшәүчеләрне дә чын күңелдән эшләнгән продукциябез белән тәэмин итүгә бик шат. Безнең цехта әзерләнгән продукция югары сыйфатлы, чөнки теләсә каян сатып алынган иттән эшләнми безнең ризыклар, ә үзебезнең хуҗабызының фермер хуҗалыгында үстерелгән, тиешле дәрәҗәгә җиткерелеп, махсус чалынган иттән эшләнә. Киләчәктә дә шундый продукция җитештерүебезне дәвам итәрбез дип ышандырабыз», – диде цех хезмәткәре.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас