Айдар үзе дә шушы хуҗалыкта егерме өч ел буена эшләгән кеше. Даутлар авылында гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән егет үзенең булачак һөнәрен дә авыл тормышы, малчылык белән бәйли. Урта белем алу белән 154 санлы һөнәрчелек училищесында ветеринар-фельдшер белемен үзләштерә һәм элеккеге “Мир” колхозында хезмәт юлын белгечлеге буенча башлап җибәрә. Эш дәверендә тәҗрибә туплагач, 2004 елда Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керә. Тырыш, уңган авыл егете бар булмышын биреп укып, кулына югары белемле зоотехник документы алу бәхетенә ирешә. Диплом алу белән аның тормышы үзгәрә. Яшь белгечне элеккеге “Урожай” хуҗалыгына ветеринар-фельдшер итеп эшкә тәгаенлиләр.
Өч ел эшләгәннән соң белемле, тиз генә дөрес юл таба белүче Айдарны хуҗалык-та тәвәккәллеген күреп, ферма мөдире итеп куялар. Бу вазыйфада ул унбер ел буена эшли. Аның эш дәверендә фермада бик күп үзгәрешләр була. Бу чорда да тәҗрибәле белгеч үз урынында хезмәтен дәвам итә. Хуҗалык исемен үзгәртеп яңа җитәкчеләр килгәч тә, Айдар Данис улы яраткан эшен дәвам итә. Тик инде бу юлы малчылык буенча директор вазыйфасында. Гомумән, Айдар кайда, нинди генә вазыйфада эшләмәсен, ул үз эшенең остасы. Бүгенге көндә дә эшен намус белән башкара.
Коллективның уңышларын-да ферма мөдире Айдар Рәхимовның тырыш хезмәте зур урын алып тора. Биредә ул чагыштырмача яшь кеше исәпләнсә дә, эш тәҗрибәсе шактый белгечнең. Хуҗалыкта терлекчелек фермасында кем йөри, кем көне-төне маллар янында? Әлбәттә, ферма мөдире. Айдар үзе дә бу хакта: “Бөтен күңелеңне биреп эшләмәсәң, нәтиҗәсе булмаячак”, – ди.
Айдарның тормыш иптә-ше Гөлчәчәк тә биредәге хуҗалыкта бозау караучы булып эшли. Бергәләп тормыш йөген дә, хезмәт юлын да кулга-кул тотынышып үтәләр.
Рәхимовлар тырыш, уңган гаилә. Эш өчен көеп, янып торалар. Әлеге иң җаваплы кышкы чорда да алар малларны имин кышлатуны баш санын саклап калу, төрле чирләргә юл куймау һәм продуктлылыкны арттыру өчен җан атып торалар.
Балалары да үзләре сыман акыллы. Ике кызлары Уфа шәһәрендә, берсе – педагогия, икенчесе аграр университетларда белем алалар. Ә уллары унынчы сыйныфта укый. Балаларын тәрбияле итеп үстерергә вакыт тапканнар Рәхимовлар. Алар һәрвакыт бердәм булып, төрле җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Айдар Данис улы район советы депутаты да.