Авыл хуҗалыгы
15 гыйнвар 2025, 06:33

Чыгымлы, авыр хезмәт дип тормый

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен җәелдерергә, терлекчелек, үсемлекчелек, кортчылык белән шөгыльләнергә теләгәннәргә мөмкинлекләр җитәрлек. Дәүләт программалары гамәлдә, район авыл хуҗалыгы идарәлеге һәрвакыт ярдәм итәргә тора. Фермерлар авыл тормышына яңа сулыш өрүчеләр, аны яшәтүчеләр, халыкны эш белән тәэмин итүчеләр.

Чыгымлы, авыр хезмәт дип тормыйЧыгымлы, авыр хезмәт дип тормый
Чыгымлы, авыр хезмәт дип тормый

Илшат Хәлилов ит җи-тештерү тармагы билгелә-нешендә үз эшен җәелдереп, инде ун елдан артык уңышлы эшли.

– Баштагы биш елда гына авыррак булды. Аннары, эшкә төшенгәч, бары да үз юлын алды. Тырышсаң, нәтиҗәгә ирешеп була. Иң мөһиме – алда максат булсын һәм төшенкелеккә бирелмәскә кирәк, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе

Илшат Хәлилов, хуҗалыкның соңгы елларда ныклап аякка басуын билгеләп.

Чынлап та, “Хәлилов” крестьян-фермер хуҗалыгы бүген районда үсешкә йөз тотып эшләгән хуҗалыкларның берсе. Фермер мал башын арттыру хәстәрен күреп эшли. Яңа гына мини фидлот төзегәннәр. Эшлисе эшләре күп әле аларның. “Теләк барда, эш карышмый”, – диләр.

Фермер сыйфатлы ит җитештерү өчен зур тырышлык салып эшли, чөнки аның хуҗалыгында үскән малларның күбесе район мәктәпләре һәм балалар бакчаларын тукландыру өчен үстерелә. Йөз баш малны карау, әлбәттә, бер генә кеше кулыннан килми. Бу эштә Илшат Вәес улына балалары зур ярдәм итә. Малны үрчетеп, иткә әйләндереп, итеп сату эше улы Ришат һәм килене Ленара өлешенә төшә. Кызлары Эльмира ире Илмир белән дә бу эштә булышып торалар.

Илшат Хәлилов – ярыйсы гына тәҗрибә туплаган фермер. Аның крестьян-фермер хуҗалыгы 2002 елда оешкан. Терлекчелек белән беррәттән, үз карамагындагы 150 гектар җиргә арпа, бодай кебек бөртеклеләр чәчү белән дә шөгыльләнә.

Печәнне дә үзе әзерли. Шулай итеп, малларын ел дәвамында азык белән тәэмин итү юлын карый.

– Мин печәнне, фуражны сатып алмыйм. Барысын да үзем үстерәм, җыям, – дип сөйләп китте фермер. – Моның өчен минем бөтен техникам да бар. Комбайннар, тракторлар, культиваторлар, чәчкечләр – һәммәсе дә төзек, эшкә әзер тора.

Фермадагы малга ел саен запас белән җитәрлек азык әзерлибез.

Әлбәттә, фермер булу, үз хуҗалыгыңны тоту – авыр, тынгысыз һәм чыгымлы хезмәт. Шулай да, тырышып, күптөрле авырлыкларны хәл итә-итә эшләүчеләргә сокланмый мөмкин түгел. Крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештергән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен авыл, район халкы гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә яратып, көтеп алалар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас