Сөт юнәлеше буенча эшләүче хуҗалыкларда сыерлар бозаулап беткән диярлек, сөт җитештерү эше белән шөгыльләнәләр. Ә менә ит юнәлешендә эшләүчеләр алдында малларны тиешле авырлыгына җиткерү өстендә эшләү максаты тора. Ишмәмәт авылында урнашкан “Нурисламов” крестьян-фермер хуҗалыгында симменталь токымлы маллар асрала. Моннан ике ел ярым элек грант откан Марсель Расыйх улы акрын гына алга таба атлый. Әлеге вакытта илле башлап мал асрала биредә. Яшь фермер басу өстендә абзар төзеп, утар эшләп, үз эшен башлап җибәргән иде. Бүгенге көндә ярыйсы гына табыш алып эшли.
– Әлегә хуҗалыкта кышкы чор. Грант акчасына симменталь токымлы башмаклар алган идек. Тәүдә сөт юнәлеше буенча эшләргә исәп тотсак та, авыл җирендә эшче көче табуы авыр. Абыем Денис белән икәүләп кенә бу кадәр эшне башкарып чыга алмыйбыз, дип, ит җитештерү өчен мал үрчетергә уйладык. Уйлаган уебыз тормышка ашты. Эшебез алга бара. Терлекләрне симертү өчен рационга бай мал азыгы кирәк иде. Ә аның өчен бу эшне көздән ук кайгырту мотлак. Шуңа күрә исәптә булган җирдә мал азыгы хәзерләү өчен төрле культуралар үстерәбез. Без, абыем белән икебез дә, механизатор буларак, тракторда да, комбайнда да үзебез эшлибез. Техникабыз да үзебезнеке. Мал азыгы һәм урып-җыю кампанияләрендә техника һәм механизатор эзләп йөрисе юк. Менә шуңа да эшебез ырамлы бара, – ди фермер хуҗалыгы башлыгы Марсель.
Районыбыз терлекчеләре кышкы чорда мул продукция җитештерүне арттыруны дәвам итәләр. Мул итеп әзерләнгән яхшы сыйфатлы азык белән тукландыру, зооветтехник таләпләрне төгәл үтәү, малкайларга тиешле тәрбия бирү әнә шулай уңай нәтиҗәләргә юл ача.