Ә орлыкларны тиешле дәрәҗәдә икәнен тикшерү кемнәр иңенә төшә икән? Чәчү материалыңның сыйфаты начар булып, мул уңыштан колак кагуың да бар бит. Мондый очраклар булмасын өчен район аграрийлары Россельхозүзәкнең Борай бүлекчәсендә орлыкларын тикшертеп торалар. Ничәмә-ничә район хуҗалыгының һәр төр орлыкларының сыйфатын, чыгышын исәпләп, язга яхшы чәчү материаллары әзерләүдә Әлфия Хәбибуллинаның өлеше зур.
Әлфия Фәвил кызы 2000 елда орлыкчылык инспекциясенә бухгалтер булып эшкә килә. Биредә дүрт ел эшләп үзен яхшы яктан күрсәткәч, аны шушында агроном итеп тәгаенлиләр. Менә шунда инде Әлфия апа орлык иленә чума. Яңа эш аңа бик кызыклы булып тоела. Төрле культуралар төялгән бәләкәй генә капчыклар белән аның эш өстәле тула. Ул аларны чүп-чардан, корт-кычтан чистартып, һәрберсенә калибровка эшли. Аннары инде орлыкларның чыгышын тикшерә. Эшли-эшли бу эшнең бөтен нечкәлекләренә төшенгән инде ул. Бу юнәлеш буенча предприятиенең исемнәре алышына барса да, Әлфия апа шушы үз урынында калып, эшен дәвам итә. Бүгенге көндә инде ул Россельхозүзәкнең әйдәүче агрономы. Орлык илендә егерме дүрт ел гомер үтүен үзе дә сизми калган. Әйдәүче агрономның эше иртәдән кичкә кадәр ел әйләнәсенә бара. Орлык чистарту гына түгел, ә лабораториядә эш кайнап тора.
– Лабораториядәге орлыклар барлык күрсәткечләр буенча тикшерелә. Орлыкларның чисталыгы, шытымлылыгы, үсү энергиясе, 1000 орлык массасы, тигезлеге, ашлыкның натурасы, дымлылыгы һәм зарарланмавы исәпкә алына. Биредә агрономнарга чәчү нормасын, орлыкларның чәчәргә яраклылыгын билгеләү өчен кирәк булган барлык сыйфатлар билгеләнә. ГОСТ буенча эшлибез. Барысы да компьютерлаштырылган, кайдан китерелүен, орлык материалы параметрларын белеп торабыз, – ди Әлфия Хәбибуллина.
Биредә эш ел әйләнәсенә тукталмый. Чәчү материалы белән урак чорыннан соң эшли башлыйлар. Хуҗалыклар агрономнары, фермер хуҗалыгы җитәкчеләре орлыкларны лабораториягә көздән үк анализга китерә.
– Иң беренче чиратта аларның шытуы тикшерелә – орлыкка калдырырга ярыймы-юкмы, әллә башка орлык эзләргә кирәкме, шул билгеләнә. Шытымнар әйбәт булса, агрономнар орлыкны кондициягә җиткерә башлый. Февральдән башлап икенче анализ үткәрелә һәм хуҗалыкларга сынау беркетмәләре бирелә, агрономнар шуның нигезендә чәчү нормасын исәпләп чыгара. Дөресен генә әйткәндә, без районның орлык фондын тикшерүче. Безнең эштән, районыбызның мул уңышы күренә, – дип эше белән таныштырды әйдәүче агроном.
Әлфия Хәбибуллина – Борай кызы. Икенче санлы мәктәпне тәмамлагач, төзелеш техникумына укырга керә, аннан соң әлеге хезмәте буенча һөнәри белем ала. Бар гомерен туган авылына, туган җиренә хезмәт итүгә багышлаган кеше ул. Тормыш иптәше Әлфит абый да тырыш, уңган гаилә башлыгы. Ул да яшьли хезмәт юлын авыл хуҗалыгы белән бәйләү өчен водитель һөнәрен сайлый. Икесе бер булып, районыбызның авыл хуҗалыгына саллы хезмәт салганнар. Хәбибуллиннар гаиләсендә бер кыз, бер малай хезмәт тәрбиясе алып үсеп буй җиткергәннәр. Балаларын үзаллы тормышка бастыруда да әти-әниләренең өлеше зур. Алар да әти-әниләрен хөрмәт итеп, ялга кайтып, ярдәмләшеп торалар. Әлфия апа тәвәккәл агроном гына түгел, өендә уңган хуҗабикә дә, яраткан нәнәй дә. Аның ихатасында да, бакчасында да һәрвакыт тәртип, чәчәкләрдән башка бер генә чүп тә үсми. Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, агымдагы елда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан узган чарада Әлфия Хәбибуллина “БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә ия булды. Киләчәктә аңа тагын да югарырак уңышларга ирешүен телибез.