Аның күпьеллык намуслы хезмәте лаеклы бәһаланды. Ул БРның Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов кулыннан “Фидакарь хезмәте өчен” медален алу бәхетенә иреште.
Ирек абый Каразирек авылында өч балалы колхозчы гаиләсендә төпчек булып дөньяга аваз сала. Әтисе гомер буе тракторчы булып эшләп, улында да әлеге һөнәргә кызыксыну, ихтирам, ярату уята. Бәләкәйдән әтисе Рәмзин агага ияреп, трактор паркына йөрүләрен Ирек абый бүгенгедәй хәтерли. Бер дә юкка гына әйтмиләр бит инде атадан күргән – ук юнган, дип. Бишенче сыйныфтан башлап әтисенә ияреп, таркторда печән чабуга йөри. Шушы чорда ул кара хезмәтнең тәмен татый. Шуңа күрә дә гади дә һәм шул ук вакытта кирәкле һөнәр сайлый. Мәктәптә укыган вакытында ук тракторчы таныклыгы ала. Хезмәт юлын Ваныш авылындагы Киров исемендәге колхозда башлый һәм әлегәчә аны уңышлы дәвам итә. Тик замана үзгәртеп корулары белән хуҗалык исеме генә башкача. Армия сафына киткәнче колхозда эшли. Хәрби хезмәтен моряк булып Кара диңгез буенда үтә. Өч ел узгач, туган авылына кайта һәм шуннан башлап тормыш йөген үз иңендә тарта.
Язгы кыр эшләрендә, шәхси хуҗалык малларына терлек азыгы әзерләү вакытында, урып-җыю чорында өлгерлек күрсәтә уңган механизатор.
– Сәламәт кешегә эш – шатлык кына ул. Яныңда хезмәтеңне бәһалый белгән, кеше буларак хөрмәтләгән җитәкче булу күңелне үстерә, эшкә дәрт арта, – ди ул. Авылда төпләнеп калуы да аның авыл тормышын яратуына бәйле.
– Без авылда калмасак, ата-бабаларыбыз тир түгеп эшләгән җирләрне кем эшкәртер дә, кем чәчәр. Тормыш иптәшем дә өйләнешкән көннән беркая да кузгалмыйбыз, шушында тудык, шушы җирдә эшләргә тиешбез, диде, – дип сөйлде ул.
Гаиләсе белән дә бәхетле авыл уңганы. Тормыш иптәше Гөлнара белән үрнәкле гомер юлы үтәләр. Хәләл җефете дә үзеннән калышмый, булдыклы, тырыш, эшсөяр ханым. Озак еллар инде мәктәптә җыештыручы булып эшли. Гөлнара апа балалар һәм чисталык, тәртип ярата. Шуңа күрә аның өендә дә пөхтәлек өстенлек итә.
Шәригиннар ике кызга гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүгенге көндә оныкларының шатлыгына сөенеп гомер кичерәләр.
Шәхси хуҗалыкларында көч булганда дип мал-туар, кош-корт асрыйлар. Боларга өстәп бакча да карыйлар. Анда яшелчә-җимештән тыш, чәчәкләр дә үстерәләр. Ваныш авылы халкына гына түгел, ә тирә-якта яшәүчеләргә үрнәкле гаилә булып яшиләр.