– Бу чыннан да җитди мәсьәлә. Кагыйдә буларак, Русиянең көньяк төбәкләреннән умарта ояларын кертү акча эшләүнең шактый киң таралган ысулына әверелде. Бал кортларын китерәләр, ә аннары балны башкорт маркасы астында саталар. Шул ук вакытта еш кына антибиотиклар кулланалар, бу продукциянең сыйфатына һәм безнең абруебызга тискәре йогынты ясый, – диде Радий Хәбиров. Республика ветеринария хезмәтләре бу мәсьәләне хәл итүгә йөз тота инде. Рейдлар уздыралар, махсус айлыклар оештыралар. Безнең район ветеринария станциясе хезмәткәрләре дә бу мәсьәләгә җитди карый. Районыбыз кортчыларын һәрвакыт хәбәрдар итеп торалар.
– Гомумән, безнең район территориясендә бал кортлары белән шөгыльләнүчеләрнең барысында да башкорт бал кортлары асрала. Башка төр бал кортларыннан аермалы буларак, башкорт бал кортлары агрессиясез, үз тырышлыклары белән бал җыяләр. Сыйфаты да аларның иң яхшысы. Без Россельхознадзор белән берлектә эшлибез һәм үзебезнең хезмәтләрне берләштергән “кайнар линия” аша хәбәрдар булып торабыз. Ел саен “ Бал корты” дигән айлык үткәрәбез. Шулай ук районда бал кортын үрчетүчеләрнең кортбакчаларына барып тикшереп, үзебезнең киңәшләрне биреп торабыз. Борай районы территориясендә бары тик башкорт бал кортларын үрчетүгә генә рөхсәт бирәбез, – ди район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов.
Әйе, районда бал кортларын үрчетү белән шөгыльләнүчеләр бихисап. Шулар арасында бәләкәйдән ук бал кортларын асрау серләренә төшенеп үскән Даутлар авылында яшәүче Флорис Шакиров шундыйларның берсе. Ул бу эшкә башкаларга караганда аеруча җитди карый, һәр тикшерүне намус белән үтә.
– Мин бу тармакта берничә дистә ел эшлим. Балны һәрвакыт сыйфатлы итергә тырышам, үземнең продукцияне сатып алучыларыма бершиксез сатам. Чөнки безнең кортбакчада бары тик башкорт бал кортлары гына асрала. Балның сыйфатын тикшертеп, сертификат алып торам, – ди Флорис Риф улы.
Районда кортчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр тәүдә авыл хуҗалыгы идарәлегенә мөрәҗәгать итәләр. Биредә аларны баш зоотехник Ленар Баһауов каршы алып, бөтен таләпләрнә туры килгән җирдән һәм башкорт бал корты токымлы булган пакетларны гына алырга тәкъдим итә һәм шул ук вакытта ул сатып алынасы бал кортларын документларын да тикшерә.
– Без, районга башка төбәкләрдән бал кортларын кертү мәсьәләсен катгый контрольдә тотабыз. Башкортстан Хөкүмәте карары буенча узган җәйдә республика территориясендә умарталарны легаль булмаган рәвештә кертмәү буенча “Бал кортлары” операциясе узды. Бу исә төрле авырулар белән зарарланган бал кортларының таралуын туктатырга мөмкинлек бирде, – ди авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Ленар Баһауов.