Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илвер Нурмөхәмәтов җитәкчелегендәге киңәшмәдә идарәнең үз юнәлешләре буенча белгечләре һәм Борай районы ветстанциясе начальнигы Роберт Кашапов катнашты. Анда район аграрийлары өчен бүгенге көнгә актуаль мәсьәләләр: язгы кыр эшләренә орлыкларны тикшерү, минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары сатып алу, һәм төрле программалар белән дөрес эшләү каралды. Субсидияләрнең һәм кыска сроклы кредитларның төрле төрләрен алу мәсьәләләре аңлатылды. Район хуҗалыкларының терлекчелек фермаларын ел саен карап чыгу графиклары һәм маршрутлары яңгырады, сөт һәм ит җитештерүне арттыру юллары күрсәтелде.