Яңа Бикмәт авылындагы “Билалов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Вил Рәфит улы әнә шулай фикер йөртә. Һәм бу гади генә сүзләр түгел. Фермада берничә дистә ел эшләү дәверендә ул хуҗалыкта терлекчелеккә аерым игътибар бирелүенә инанды, чөнки аның продукциясе финанс чаралар-ның тотрыклы чыганагы булып тора.
Быел да шулай булган, сыерлар иркен болыннарда йөргәндә, ферма биналарында эш кайнаган. Җәй эчендә савым сыерлар корпусы чистартылган. Урындагы бозаулар абзары да тәртипкә китерелгән.
– Хуҗалыкта 29 савым сыеры бар. Аларның бер өлеше бозаулады инде, бүгенге көнгә 50 бозау асрала. Коллективыбыз зур түгел, барлыгы өч кеше. Әмма һәркем үз эшен яхшы белә. Механизатор Илнар Галин кышкы чорда трактор ярдәмендә малларга рулонлы печән, салам салуда эшли. Ә язын исә бөтен басу эше аның иңендә. Менә икенче эшче Рәзәви Нигъмәтуллин турында аеруча телгә алып китәсем килә. Рәзәви, терлекче буларак, хуҗалыкта бөтен эшне дә башкара. Бозауларның асларын алу, ашарга салу, су эчерү кебек эшләрдән тыш ул тагын фураж тарта, абзар эчендәге вак-төяк эшләр башкара. Терлекчелек продукциясен җитештерү буенча төп күрсәткечләрнең үтәлеше аның уңышлы эшләвенә бәйле, дисәм, һич ялгышу булмас. Хуҗалыкта тәүлегенә 265 литр сөт савып алына. Әлегә сөт бераз кимеде, чөнки сыерлар арасында ташлатканнары да бар. Шулай булуына карамастан, кышлату чорын сөт салуны киметмәскә дигән бурыч белән эшлибез, – дип сөйләде фермер.
Вилнең үзенең турында да берничә сүз әйтеп үтәсем килә. Ул үз эше өчен чын күңелдән янып-көеп яшәүчеләрнең берсе. Коллектив белән әйбәт мөнәсәбәттә тора, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Ул универсаль солдат кебек – бар эшкә дә оста. Әгәр терлекче эшкә чыкмаса, ул аңа алмаш эзләп йөрми, юкка вакыт әрәм итми, үзе башкара да куя. Бер сүз белән әйткәндә, аның вазыйфалары баштан ашкан һәм ул аларның барысына да өлгерә. Шуңа күрә аның хуҗалыктагы эшләре дә ырамлы бара.