Агымдагы елда саранча кебек бөҗәкләрнең кубышкалары барлыгын раслау өчен 12,44 мең гектар мәйданда тикшерү эшләре башкарылган. Бу исә саранча йомыркалары саклана торган урын була. Бөҗәкнең йомыркалары пенопластка охшаган савытка салынган сыман. Әнә шул кубышкада йомыркалар өч сезон – көз, кыш, яз яхшы саклана. Саранча кубышкаларга салкыннарга каршы тора ала, хәтта 40 градус салкынга да бирешми. Әлеге тикшерүләрнең төп максаты – саранча күп булган гомуми мәйданны ачыклау, аларның концентрациясе тыгызлыгын һәм урыннарын билгеләү.
Көзге тикшерү нәтиҗәсендә чәчелгән мәйдан, аларның саны һәм бөҗәкләрнең төр составы билгеләнә. Алынган мәгълүматлар киләсе елга саранча бөҗәкләренә каршы оператив көрәш планын төзү өчен башлангыч материал булып тора.
Быелгы елның көзендә болын күбәләгенең кышлаучы запасын ачыклау өчен 17,9 мең гектар җир тикшерелде. Тикшерү, мәсәлән, кузаклы үләннәр утырган мәйданнарда, шулай ук чирәм һәм ятма кишәрлекләрдә үткәрелә. Күрсәтелгән территорияләр күбесенчә коконнарында кышлаучы болын күбәләге резервацияләре булып тора. Тикшерү бурычы – корткыч булган мәйданнарны ачыклау һәм аларның санын билгеләү. Бу эш туфракны казып алу методы белән үткәрелә. Балчыкны изеп яки иләк аша үткәреп, белгечләр андагы болын күбәләкләре һәм коконнарны җыеп ала. Бу коконнарны исәпләп, аннары авыру яки үлгән гусеницаларны, шулай ук паразитлар процентын билгелиләр. Болын күбәләге кузагы белән зарарланган участокларны туңга иртә сөрәләр. Туңга сөрү туфрактагы 80-90 процентка кадәр корткычларның кышлаучы запасы санын киметә торган бик нәтиҗәле чара булып тора.
Гөлшат Маннанова, үсемчелек буенча
консультант.