Авыл хуҗалыгы
27 ноябрь 2024, 09:00

Хезмәттә узган гомер

Беренче карашка, хисапчы хезмәте җиңел кебек. Хисапчылар иң төгәл, иң җаваплы һөнәр ияләренең берсе, чөнки саннар арасында ялгыш куйган өтер дә күп күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бүгенге мәкаләмнең герое Гөлназ Фазлытдинова әлеге катлаулы, җаваплылык һәм игътибарлылык таләп иткән һөнәр остасы. Аның Ленин исемендәге хуҗалыкта хисапчысы булып эшли башлавына да инде өч дистәгә якын ел вакыт узган. Күптән түгел ул агросәнәгать комплексы эшчәннәре көнендә район хакимиятенең Мактау грамотасына ия булды.

Хезмәттә узган гомерХезмәттә узган гомер
Хезмәттә узган гомер

Гөлназ Роберт кызы Бәләкәй Бадрак авылында өч балалы гаиләдә икенче сабый булып дөньяга килә. Туган авылы мәктәбен тәмамлагач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына юл ала. Биредә яшь кыз сынау имтиханнарын яхшы тапшырып, уку йорты бусагасын атлап керә. Студент тормышы Гөлназ өчен сизелми дә үтеп китә. Уку еллары кыз өчен бик күңелле булса да, ул авылын сагына. Атна ахыры җитүен зарыгып көтеп ала. Менә шулай кулына белгечлек документы алып, туган авылына кайтып төшә һәм хезмәт юлын Ленин исемендәге хуҗалыкта терлекчелек буенча хисапчы булып башлап җибәрә.
– Эшемне бик яратып башкардым. Авыл тормышын үз иткәнгәме, мин беркайчан да шәһәргә омтылмадым. Әлеге хуҗалыкта эшләвемә шатмын. Беренчедән, булачак тормыш иптәшемне дә шушында очраттым. Икенчедән, коллективыбыз бик әйбәт. Берсе өчен берсе көеп, ярдәм кулы сузарга гына торалар. Эшнең асылына да шушында эшләгән дәверемдә төшендем, – дип, ихлас хисләр белән сөйли Гөлназ Роберт кызы.
Әйе, Гөлназ эшкә башлаган мәлдә хуҗалыкның гөрләп торган чагы була. Ул техника паркы дисеңме, малчылык тармагы районда беренче урында бара. Эшчеләр дә, водительләр дә җиң сызганып эшлиләр. Шулар арасында кулында ут уйнатып торган Илдус аңа күз ата. Менә шуннан башлап алар бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яшиләр. Авылда матур итеп йорт салып чыгалар. Җәен Гөлназның бакчасы шау чәчәккә күмелә, ә кышларын исә тәрәзә төбендә дә ямь биреп торалар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас