Бүгенге көндә монда 70 башка якын ат асрала. Бу хуҗалыкның маллары иртә яздан алып ел ахырына кадәр көтүлектә.
– Белүебезчә, ат – бик сизгер хайван. Алар турында бик күп риваятьләр, хикәяләр язылган. Минем дә бу тармакка килүем очраклы гына түгел. Мин мал-ларның һәммәсен дә яратам, ә атларга аеруча өстенлек бирәм. Бүгенге көндә безнең хуҗалык атлары печәнлек җирендәләр. Мин көн дә алар янына барып, күз-колак булып торам. Елкычылык тармагын үстерүнең серләре бихисап. Ат үрчетеп табыш алырга телисең икән, бөтен нәрсәне бизмәнгә салып карарга кирәк. Әгәр дә печәнлек җирен икенчегә чапмыйча ат көтүе өчен калдырсаң, табышка ирешеп була. Шуңа күрә елкычылык белән шөгыльләнгәндә бөтен нәрсәне чутлап эш итәргә кирәк, – ди хуҗалыкта терлекче булып эшләүче Гаяз Шәмси улы.
Гаяз Гыймалтдинов, тормыш иптәше бу хуҗалыкны ачу белән, эшкә чумып, бөтен мәшәкатьләрне хәл итүне үз кулына ала. Һәм бүгенге көндә дә уңышлы гына эшли, бернигә дә зарланмый. Маллар өчен дә барлык уңайлыкларын да булдырган, эшен дә җайга салган.
Әйе, атларны асрар өчен аларны тәрбияли белергә кирәк. Алар күз карашыннан аңлый торган хайван. Ә чын ир-егетнең аты һәм яшәү максаты булырга тиеш.