Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 ноябрь , 11:35

Агрокласс җитәкчесе тәҗрибә уртаклаша

Күптән түгел Башкортстан Республикасы һәм Краснодар крае агрокласслары арасында тәҗрибә уртаклашу максатыннан семинар узды. Анда барган Башкортстан делегациясе составында Борай өченче санлы урта мәктәбенең биология  укытучысы Айгөл Билалова да бар иде.

Агрокласс җитәкчесе тәҗрибә уртаклаша
Агрокласс җитәкчесе тәҗрибә уртаклаша

Сәфәр барышында делегация махсус белем бирү ихтыяҗлары һәм физик үсешләрендә кимчелекләре булган,  социумда адаптацияләүдә кыенлыклар кичергән балалар белән эшләүнең төрле инновацион технологияләре, формалары, методлары, алымнары белән таныштылар.

Бу турыда Айгөл Мәгафурҗан кызы түбәндәгеләрне сөйләде.

“Анда учреждение белгечләренең педагогик эшләнмәләре, уку йортының тормышын чагылдырган мәктәп альбомнары, авторлык программалары, җыентыклар, методик материаллар, китапханә басмалары, социаль әһәмиятле һәм инновацион проектлар, учреждение турында һәм педагогик хезмәткәрләр мәкаләләре Русиянең фәнни журналларында дөнья күрә икән. Миндә аеруча “Илһам туа” декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе кызыксыну уятты. Шушы уку йорты белгечләре күпсанлы заманча интерактив җиһазлар кулланып, осталык сәгатьләре күрсәттеләр, чәчәкләргә, җимеш агачларына дөрес итеп прививка ясарга өйрәттеләр. Очрашу бик җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды. Шушындый мавыктыргыч чарага баруыма бер дә үкенмим. Моның өчен авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтовка зур рәхмәтлемен. Сәфәр истәлеге итеп сумах куагын алып кайттым. Аны без Борай өченче санлы урта мәктәбенең агрокласс укучылары белән бергәләп мәктәп ишегалдына утыртып куйдык. Киләчәктә бу безнең дуслык күперен чагылдырып үсеп утырыр, дип ышанабыз”.

Агрокласс җитәкчесе тәҗрибә уртаклаша
Агрокласс җитәкчесе тәҗрибә уртаклаша
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: