Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 ноябрь , 14:05

Терлекчелек көндәлек хезмәт сорый

Авыл хуҗалыгы предприя-тиеләрендә тир түгүчеләрнең тик утырырга бер генә минуты да юк.

Алар аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. “Победа” җәмгыятендә мал азыгы запасын тулыландырып, кышлатуга керделәр. Терлекчеләр алдына салкын чорда да маллардан мул продукция җитештерү бурычы куела. Шуңа күрә дә алар көн-төн белән исәпләшми эшлиләр. Малларның продуктлылыгын арттыруда терлекчеләрнең йөкләтелгән эшләренә җаваплы каравы зур роль уйный. Бозау караучылар Людмила Имаева, Гөлнара Вәлиәхмәтова эшләренә тугры булулары белән һәркемгә үрнәк булып тора. Терлекчеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә тәүлегенә 3300 литр сөт тапшырыла. Әлеге хуҗалыкта барлыгы 645 баш мал асрала, шуларның 144е савым сыерлары.
– Терлекчеләребез тырышып эшли. Аларның барысы да күрсәткечләрне тагын да яхшыртырга омтыла. Сөт муллыгына малларны балансланган рацион нигезендә туйганчы ашату һәм таналар белән яхшы эшләү нәтиҗәсендә ирешелә. Биредәге сыерларның рационы бик туклыклы, – ди ферма мөдире Кифая Абдуллина.
Кышкы чорда терлек-челәрдән башка хуҗалыкта механизаторлар да эшләрен дәвам итәләр. Әлеге вакытта Афанасий Абдуллин, Азат Рәхимов һәм Андрей Исәнбулатов басуга тирес чыгаралар. Шулай ук техника паркында да чүкеч тавышлары ишетелә. Игенчеләр алдагы ел басу эшләре өчен агрегатларны төзекләндерү белән мәшгульләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: