“Колос” хуҗалыгы Борай бүлекчәсенең товарлыклы-сөтчелек фермасында эшләүчеләр бу максатны тормышка ашыру өчен күп көч салалар. Биредә барлыгы 800 баш мал асрала, шуларның 250се савым сыеры, 100дән артыгы бозаулар. Мул сөт җитештерү өчен әлеге хуҗалык җитәкчесе голштин токымлы маллар сатып алып кайтардылар һәм шуның белән отылмадылар. Ел әйләнәсенә күпләп сөт салуга ирештеләр.
– Әлеге вакытта тәүлеклек сөт күләме 3500 литр. Җәйге савым белән чагыштырганда ару гына кимү сизелә. Чөнки кышка керү маллар өчен дә зур стресс һәм күбесе ташлатты. Ашату рационы туклыклы. Сенаж, силос, фураж маллар алдыннан өзелми. Печән, саламны берничә елга җитәрлек запас белән тупладык, – ди терлекчелек буенча директор урынбасары Айдар Рәхимов.
Терлекчелек тармагында сыер савучыларның да өлеше зур. Аларның намуслы хезмәтләре белән ничәмә-ничә төрле сөт ризыклары җитештерелә. Аларның эшен бүген заманча җиһазлар алыштырса да, эшләрен җиңел дип әйтеп булмый. Бу хезмәттә физик көч тә, ныклы сәламәтлек һәм түземлелек кирәк. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да кирәк бит. Биредә эшләүче аппарат белән саву операторлары Гөлназ Камаева, Оксана Кулигина, Лиана Аргазетдинова бу эшләрнең барысын да җиренә җиткереп эшлиләр. Ә бозау караучылар Гөлчәчәк Рәхимова һәм Гөлнар Хәтмуллина яшь үрчемне таза-сау итеп үстерүдә хезмәт итәләр. Аларның игътибарлы тәрбияләре ярдәмендә биредә бозаулар исән-имин үсә.