Аннан соң тракторчы булып берничә дистә ел эшләгәч, “Салават” хуҗалыгына эшкә килә. Биредә инде ул комбайнчы булып эшкә тотына. Быел исә аның шушы һөнәрдә эшләвенә унике ел вакыт узган. Күпме иген басуларын иңләгәнен ул үзе генә белә. Быел уңган, тырыш Зөлфәт Әхмәтгалиев комбайнчылар конкурсында җиңү яулап, Лада Гранта автомобиле алу бәхетенә иреште. Ике дистә елга якын эшләү дәверендә Зөлфәт абыйның ярдәмчеләре булып дистәләгән егетләр эшли. Алдынгы комбайнчының кул астында чыныгу алганнан соң аларның күбесе шул юнәлештә эшләп тә китә. Кемдер тракторчы, кемдер комбайнчы булып, шулай ук уку йортларында авыл хуҗалыгы буенча укуларын дәвам итүчеләр дә бар. Нишләп башка техникага утырмадыгыз, икешәр “тимер ат”та эшләүче игенчеләребез шактый бит дигән соравыма да аптырап калмады ул: “Комбайнда эшләвем дә бик җитә”, дип җавабын кыска тотты. Мин хуҗалыкка килгән көнне Зөлфәт абый хезмәттәшләре белән авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерәләр иде. “Кыр кораблары”н кышкы сакланышка урнаштырганнан соң менә шулай башка техника ремонтына алыналар алар.
Гадәттә, кечкенә чактан ук малайлар әтиләренең техникада эшләгәнен күреп, алар янәшәсендә чуалып, киләчәктә үзләре механизатор я шофер булып китәләр. Зөлфәт абый да тракторчы әтисенә ияреп йөреп, трактор паркында хезмәт тәрбиясе алып үсә. Шуңа да аның сайланачак һөнәре алдан билгеле була. Чита шәһәрендә хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач, элеккеге “Октябрь” колхозында тракторчы булып эшкә урнаша. Замананың үзгәртеп корулары белән бергә аңа артабан “Рассвет”, “Дэмен” хуҗалыкларында эшләргә туры килә. Нинди генә хезмәт авырлыклары булса да, Зөлфәт ага механизатор һөнәренә тугры калып, яраткан эшен намус белән башкара. Армия сафыннан кайту белән Касияр авылы кызы Рита белән гаилә коралар. Бер ул, бер кызга гомер бүләк итәләр. Балаларын укытып, олы тормыш юлына бастыралар. Бүгенге көндә әтиләре Шәрәфгали бабай белән җитеш йортта, абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрап яшәп яталар. Хезмәтләрен дә, өйдәге эшләрен дә ялт итеп алып бара торган тырыш гаилә алар.
Зөлфәт абый хакында хуҗалык директоры Ринат Раянов: “Безнең генә түгел, районның алдынгы комбайнчысы ул”, дип горурлана.
Озак еллар иген кырларында эшләп, һава торышын көнендә генә түгел, кышныкын җәйдән, җәйнекен кыштан чамаларга өйрәнгән инде Зөлфәт абый: “Шулай да хәзер кыш та җылы килә, җәй дә аңа карап салкын түгел, барысы да үзгәрде. Тырышып эшләп, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булды. Иртәгә һава торышы бозыла дисәләр, алны-ялны белми эшлибез, туктап торган юк инде. Өйгә дә төнлә генә кайтабыз”, – ди.
Әлбәттә, кырда эшләү җиңел түгел. Урак чорында караңгы төшеп, комбайн артында тузан күренми башлаганчыга кадәр эшләргә күнеккән алар. Бу чор – игенчеләр өчен аруны-талуны белми торган вакыт. Кар яугач та игенченең күңеле кырда аның. Хәзер инде ул бу уракта булган бөтен авырлыкларын онытып, икенче елныкын кайгырта башлый һәм күңеленнән генә язны, аннан җәйне көтә.