Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь , 11:07

Нәтиҗәләрне чагыштырыр вакыт

 Урып-җыю эшләре тәмамлангач та, күпләребез авыл җирлегендә эш бетте, дип уйларга күнеккән. Ә чынында исә, авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында да, терлекчелек тармагында да ел әйләнәсе эш туктап тормый. Киләсе ел уңышына нәкъ менә көздән нигез салып калдырыла. Нинди нәтиҗәләр белән басучылык елы тәмамланганы турында районның баш агрономы Хәлил Минһаҗев белән әнгәмәләштек.

Нәтиҗәләрне чагыштырыр вакыт
Нәтиҗәләрне чагыштырыр вакыт

– 2024 ел район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кайсы яклары белән үзенчәлекле булды?
– Елның башланмаган ике ае булуга да карамастан, башкарылган эшләргә берникадәр бәя бирергә, нәтиҗәләрне чагыштырырга, йомгаклар ясарга мөмкиндер дип уйлыйм. 2024 елның аграрийлар өчен, бигрәк тә үсемлекчелек өлкәсендә уңышлы булуын ассызыклап үтәргә кирәк. Билгеле, язның берникадәр соңга калып, салкынча килүе дә, җәйнең яңгырлы булуы да игенчеләребезне бераз хафага салды салуын. Шулай булуга карамастан, хезмәтчәннәребез сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр дип саныйм.
31 октябрьгә район хуҗалыкларында 35648 гектар мәйданнан уртача гектарыннан 16 центнер уңыш һәм тулаем җыем 57000 тонна тәшкил итә.
Билгеле инде, әлеге саннар артында механизаторларның, комбайнчыларның, шофер-ларның, җитәкчеләрнең, агрономнарның зур хезмәте ята. Хуҗалыкларда агротехник таләпләргә зур игътибар бирелә башлады, бу, һичшиксез, күрсәткечләрдә чагыла. Органик һәм минераль ашламалар, яфрактан тукландыру ысулларын, югары репродуктив орлыклар куллану бүгенгесе көндә уңай нәтиҗәләр бирә.


– Киләсе елга чәчү планнары ничек?
– Алдагы ел өчен дә ныклы нигез булдырылды – барлык чәчүлек мәйданы да эшкәртелде дияргә була. Туңга 11700 гектар сөрелде. Киләсе ел уңышы өчен 6159 гектар мәйданда көзге культуралар чәчеп куелды, шуларның 1625 гектары – көзге арыш һәм 2047 гектары – көзге бодай. Амбарларга җитәрлек күләмдә киләсе елда чәчү өчен 61250 тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы саклауга салынды.
Ләкин бүгенге көндә җитештергән продукциягә бәяләрнең түбән булуы борчый. Шулай да, районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре амбарлар ашлык белән тулы, сатыр икмәге булгач алга таба бәяләр үсәр дигән өмет белән яши.


– “Азык мул булса, маллар көр булыр!” диләр. Маллар өчен күпме азык әзерләнде быел?
– Күпьеллык үләннәрнең уңышы югары. Терлек азыгы әзерләү буенча механикалаштырылган звеноның нәтиҗәле эшләве өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Механизаторлар көйле, күтәренке кәеф белән эшләделәр. Барлыгы 14300 тонна печән, 34250 тонна сенаж, 32182 тонна силос әзерләнде. Бу исәпкә алынган бер баш терлеккә 32,5 азык берәмлеге дигәнне аңлата.


– Хәлил Ислам улы, нәтиҗәләр белән канәгатьсезме?
– Хуҗалыклар елның-елында техниканы ныгыту өстендә актив эш алып бара. Кыйммәт булуга карамастан, эре, шулай ук вак авыл хуҗалыгы предприятиеләре акрынлап машина-трактор паркын яңа куәтле техника һәм тагылма инвентарь белән тулыландыра, дәүләт аларның сатып алуга киткән чыгымнарының бер өлешен каплый.
Гомумән алганда, уңыш һәм азык әзерләү начар түгел. Җәйге еш яңгырларны исәпкә алып, без мул уңыш җыя алдык һәм эре мөгезле терлекләр өчен җитәрлек азык әзерләдек.


– Нәтиҗәләр ясап, нәрсә әйтә аласыз?
– Шуны ассызыклап үтәсем килә, авыл хуҗалыгында эшләгән һәр кеше ихтирамга лаек, чөнки аларның хезмәте яхшы шартларда һәм билгеле сәгатьләрдә генә бармый. Моңа карамастан, күпләр агросәнәгать комплексына берничә дистә ел гомерен багышлый, югары нәтиҗәләргә ирешә. Аларның белеме, тәҗрибәсе һәм фидакарь хезмәте куелган барлык бурычларны хәл итү мөмкинлеген бирер, дип ышанам.
Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшләрен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, авыл хуҗалыгының барлык фидакарь хезмәтчәннәре белән горурланабыз.


– Рәхмәт, Хәлил Ислам улы!
Лира ЮРАСОВА әңгәмәләште.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: