– Орлыкка дигән ашлык аерым салына һәм ындыр табагында беренчегә чүп-чардан аралана, аннары янәдән чистартыла. Әлеге вакытта бодай орлыгын амбарда чәчү кондициясенә җиткерүдә эш башкарыла. Шунысы да бар, чистартылмый салынган орлык янып ятарга мөмкин, бу аның сыйфатына йогынты ясый, – ди агроном. – Орлык саклау келәтләрен орлык салганчы чистартып, дезинфекция үткәреп, агарттык.
Ваныш авылында туып-үскән Әнис, мәктәпне тәмамлагач, ике ел Германиядә танк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта. Аннары Дуван аграр техникумында агрономга укып чыга.
– Уку – әле белгеч булдым дигән сүз түгел. Һөнәри осталык, тәҗрибә еллар буе туплана, арта бара. Ә агроном булып эшли башлаган еллардагы беренче остазларым белән киңәшләшеп эшләү бәхете дә тиде, – ди Әнис Гасил улы.
1979 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы агроном эшен башкара ул. Башта “Мичурин”, Киров исемендәге хуҗалыкларда эшли. Лаеклы ялда булуына карамастан, соңгы ун ел Арслановлар хуҗалыгында хезмәтен сала. Язын чәчү башланганнан алып урып-җыю һәм орлыкларны чәчүгә әзерләү ахырына кадәр ул ындыр табагында.
Көне-төне хезмәттә булган кешегә тылының ныклы һәм ышанычлы булуы бик тә мөһим. Әнис абый бу яктан да бик бәхетле. Мәчетле районы кызы Гөлнур белән Дуванда укыганда таныша. Килен булып алып кайтуына да инде озак еллар үткән, тик алар арасында үзара аңлашу һәм хөрмәт хисләре кимемәгән. Өч балалары өчен дә һәрвакыт үрнәк, кадерле әти ул. “Аның яздан көзгә кадәр ындыр табагыннан кайтып кермәве дөнья көткәндә авырлык тудырмый идеме соң?” дип сорыйм Гөлнур ападан.
– Ул чорларында көне-көне белән кайтмый калган вакытлары да, кайтса да бер-ике сәгать кенә йоклап киткән чаклары була иде. Ихата тулы терлек тә асрадык. Әнис, ихатадагы һәм йорттагы бар нәрсәне үз куллары белән булдырып, тормышыбызны бөтен итү өчен бар тырышлыгын куйды. Без һәрвакыт аның ышыгында, аның кайгыртуында яшәдек. Шуңа да аның хезмәтенең авырлыгын һәм җаваплылыгын бергәләп күтәрдек. Бүген дөньябыз җитеш, мул тормышта яшибез икән, болар барысы да Әниснең хезмәтенең нәтиҗәсе, – дип җавап бирде ул.
Гөлнур апа үзе дә агрономлыкка укыган, гомер буе хисапчы булып эшләгән булса да, бу һөнәрнең нәрсә икәнен яхшы белә. Шуңа күрә тормыш иптәшенең эше, хезмәте турында гел җылы хисләр генә белдерә.
Гомумән алганда, “Арсланов” хуҗалыгында үз эшенә канәгать булып хезмәт итүчеләр күп. Әнис Вәлиев янында водительләр Рәмис Шәйхетдинов, Зөфәр Бәлагытдинов Зил йөк машинасында ашлыкны чистарткычтан келәткә күчерәләр.
Җирне туңга сөрү дә “Арсланов” хуҗалыгында ырамлы бара. Анда Радик Бәлагытдинов, Ирек Шәригин һәм Рәзәви Мөгаллимов көнне-төнне ялгап эшлиләр.
– Ел азагында нәтиҗәләр ясарга да була. Аллаһка шөкер, һава торышы бик куандырмаса да, мул уңыш җыеп алырга мөмкинлек булды. Ашлыгын да, мал азыгын да җитәрлек күләмдә әзерләдек. Исән-сау гына җирне туңга сөреп бетерәсе калды. Барлык эшләрне дә үзебез башкарып чыга алмас идек, шуңа күрә хезмәткәрләребезгә рәхмәтлебез, – дип йомгак ясады хуҗалык җитәкчесе Рафаил Арсланов.
“Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгындагы кебек булдыклы, тырыш эшчеләр булганда гына авыл хуҗалыгы тармагы алга бара.
Лира ЮРАСОВА.