– Авыл хуҗалыгы җиңел тармак түгел, тик шулай да күмәк көч, бергә-бергә тырышып эшләгәндә югары үрләр яуларга була. Аллага шөкер, игенчелектә дә, терлекчелектә дә күркәм нәтиҗәләребез бар. Кыр эшләрен уңышлы гына төгәлләдек. Игеннәр мул уңыш белән сөендерде. Кукуруз да начар түгел. Бүгенге көндә җирләрне туңга сөрәбез. Шул ук вакытта ферма тирәсендәге эшләрне дә аксатмыйбыз, – дип сөйли хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов.
Хуҗалыкта туңга сөрү Ранис Мостафин белән Рәфис Сарваевка йөкләтелгән. Әлеге вакытка 1100 гектардан артык мәйданы эшкәртелгән дә инде. Алар алмашлап, көнне-төнгә ялгап, җир эшкәртәләр. Ранис көндез эшләсә, Рәфис ага төнгелеккә чыга.
– Төнлә эшләү миңа җайлырак, үз җаем белән әкренгә генә эшләп ятам, – ди механизатор, төнге смена турындагы гаҗәп соравыма.
Эш кайный торган тагын бер участок – басуларны дисклы тырмалар белән эшкәртү. Биредә әлегә өч трактор эшли. Куәтле “Джондир”да Кадыйр Мусин елның-елында иң югары күрсәткечкә ирешсә, Фидаил Галимов һәм Данис Сәфәров та үз техникаларына куелган көндәлек норманы арттырып үтиләр. Алар ал-ял белмичә эшләп, меңнән артык гектарда басуларны эшкәрткәннәр дә инде.
Әйе, ашлаган җир генә уңыш бирә. Ә “Гайфутдинова” хуҗалыгында элек-электән җир караулы. Агротехник чараларның эзлекле рәвештә, үз вакытында үтәлүе аерым игътибар үзәгендә биредә. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә куанычлы.