Әйе, заманында Рәфит Нәҗметдинов шикелле сәләтле, булдыклы һәм гадел җитәкчеләр булганда авыл хуҗалыгының бүгенгесе һәм иртәгәсе ышанычлы булды.
Рәфит Заһит улы моннан нәкъ 85 ел элек апасы Рәвия артыннан дөнья күрә. Рәвия бар тормыш юлын Чиләбе шәһәрендә үткәрсә, Рәфит исә хезмәтен ата-ана юлына багышлый.
Әтиләре Заһит ага ул елларда “Очкын” колхозында рәис булып, хуҗалыкны уңышлы җитәкли. Бөек Ватан сугышы башлангач, беренчеләрдән булып кулына корал алып, илебез азатлыгы өчен көрәшчеләр сафына баса. Кызганычка каршы, 1941 елның 4 октябрендә, үзенә 32 яшь тулган көнне Полтава өлкәсендә барган аяусыз сугышларда батырларча һәлак була. Рәфит Заһит улы әтисенең каберен табуны үзенә максат итеп куя, һәм, әлхәмдүлилләһ, максатына ирешә. Полтавадагы сугыш кырларына барып, әтисе һәм яугирләргә куелган һәйкәлгә чәчәкләр сала.
Әнисе Бибирәйсә Муллаәх-мәт кызы бар хезмәт юлын терлекчелектә үткәрә. Бөек Ватан сугышы елларында атлар карый, өстәвенә, сарыклар һәм тавыклар да аның карамагында була. Район Советы депутаты вазыйфасын да җиренә җиткереп башкара. Яңавыл сайлау округында сайлау комиссиясе әгъзасы йөген дә уңышлы күтәрә.
Рәфит 1954 елда Бадрак җидееллык мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында агроном һөнәре ала. Кайту белән “Кызыл маяк” колхозында (әлеге Түгәрәк авылы) агроном булып эшкә урнаша. Аннан соң ул өч ел Совет Армиясе сафларында хәрби хезмәтен намус белән үти. Хәрби киемнәрен салгач, Рәфит Заһит улы үзе беренче белемнәрен алган Бадрак мәктәбендә бер ел химия-биология фәннәре укытучысы була.
Артабан ул, халык әйтмешли, башы-аягы белән колхоз эшенә чума. 1962-1966 елларда районның “Заря” колхозында агроном, 1966-1970 елларда “Победа”, соңыннан Ленин исемендәге колхозда экономист, баш агроном вазыйфаларын үти. Дистә ел дәвамында С.Вострецов исемендәге колхозны җитәкли. Ул елларда Башкортстандагы колхоз-совхозлар арасында бердәнбер безнең Вострецов исемендәге колхоз хезмәттә ирешкән уңышлары өчен КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк комитетының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә.
1980-2009 еллар дәвамында, 29 ел Рәфит Нәҗметдинов районның Ленин исемендәге хуҗалыгы рәисе булып өзлексез эшләде. Ә гомумән алганда аның хуҗалыклар рәисе булып эшләгән хезмәт стажы 40 елга якын.
Ул елларда хуҗалыкларны маллар үрчетү, игенчелекне алга итү өчен төзелеш объектларыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел иде. Кыскача гына фактларга күз ташлыйк. Рәфит Заһит улы эшләгән Вострецов һәм Ленин исемендәге хуҗалыкларда сигезәр эре мөгезле терлек һәм сарык фермалары, биш ашлык амбары, биш силос чокыры сафка керде. Силасау һәм Тукай авылларында мәктәпләр төзелде. Бадракта балалар бакчасы эшли башлады. Әйткәндә генә ансат, унбер километр озынлыктагы юлга асфальт түшәлде. Мал фермаларында мөгезле эре терлек саны ике меңнән артып китте, савым сыерлар саны өч меңгә җитте. Ул заманнарда иң табышлы корт балы өчен өч кортбакча хуҗалыкка сизелерлек файда китерде.
Рәфит Заһит улы намуслы һәм үтә эшлекле хезмәте өчен хөрмәткә күмелде. Ул вакытларда иң зур бүләкләрдән саналган “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденына, “БАССРның атказанган агрономы”, “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемнәренә лаек булды.
1970 елдан 2007 елга кадәр район Советы депутаты булып өзлексез сайланды ул. Шулай ук БАССР Югары Советы депутаты, IVнче Бөтенсоюз колхозчылар съезды делегаты дәрәҗәсенә дә лаек булды.
Илебез Президенты В.Путин чираттагы Гаилә елын игълан иткәндәге сүзләрендә шундый юллар бар иде: “Гаиләнең төп кыйммәте – балалар туу, нәсел дәвам итү, димәк, безнең халыкның, күп гасырлык тарихыбызның дәвам итүе”. Ифрат хак сүзләр. Һәм ул сүзләр Нәҗметдиновларның гаиләсенә туры килә. Тормыш иптәше Валентина Михайловна белән бергә тату гомер кичерүләренә алтмыш ел үткән. Валентина Михайловна бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады һәм ата-аналарның, укучыларының олы хөрмәтенә лаек булдыБадрак урта мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы математика укытты, намуслы хезмәте “Хезмәттәге уңышлары өчен” медале белән бүләкләнде.
Нәҗметдиновлар гаиләсендә алты бала үсеп, үзаллы тормышка аяк бастылар. Кызлары Ләлә психолог һөнәрен үзләштерде, Уфада. Ришат исә инженер һөнәрен үз итте. Ирек хәрби хезмәттән кайту белән туган авылында калып, бар хезмәт юлын игенче һөнәренә багышлады. Бүген ул районның гына түгел, республиканың алдынгы механизаторы. Республикадагы “Уңыш – 2021” конкурсында җиңүчеләр сафында “Лада” автомобиле белән бүләкләнде. Кызганыч, Лилия, Азат һәм Айратларының гомерләре иртә өзелде.
Ихтирамга лаек хезмәт ветераны Рәфит Заһит улы һәркайчан үзенең остазларын – мәктәп укытучыларын, техникумда һәм институтта белем биргән кешеләрен олы ихтирам белән искә ала. Районыбызның партия райкомнары секретарьлары Рухылбаян Хәйдәров, Барый Хәйбрахманов, авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Әхмәров, “Заря” һәм Ленин исемендәге хуҗалыкларның элекке рәисләре Петр Лобов һәм Ибраһим Гәрәевларга ярдәмнәре, эшлекле киңәшләре өчен рәхмәтле булып хәтерендә йөртә.
Рәфит Нәҗметдинов – һич тик торырга өйрәнмәгән шәхес. Лаеклы ялга чыккач, җиде елга якын КПРФның район комитетын җитәкләде, хезмәт вазыйфасын уңышлы башкарганы өчен партиянең Үзәк комитетының хәтсез орден-медальләренә лаек булды.
Аның белән авылларның бүгенге язмышы турында сөйләшәбез. Әйе, бүген авыллар да, андагы халык саны да кимүгә бара. Ә Рәфит Заһит улының, гадәттәгечә, үз фикере бар.
– Уңган кешегә авыл җирендә менә дигән яшәп була, – ди ул. – Җирләр җитәрлек. Фермер яисә шәхси хуҗалыклар булдырып, иген, яшелчә-җимеш үстереп, мал-туар, кош-корт асрап, әллә күпме табыш алырга мөмкинлекләр бар. Хөкүмәтебез дә соңгы елларда шәхси хуҗалыкларга ныклы финанс ярдәме күрсәтә. Бары иренмәскә кирәк. Ялкауланып, зарланып, бөтен дөньяны тиргәп кенә тамак туйдырып булмый бүген.
Бар гомерен намуслы хезмәткә багышлаган, җир кадерен белгән, тир түгеп табылган ризык тәмен аңлаган кешенең сүзләре бу!
Фидаил Нуриев, хезмәт ветераны.
Лира ЮРАСОВА фотосы.