«Начар орлыктан яхшы уңыш көтмә», ди халык мәкале. Моның белән бәхәсләшеп булмый. Шуңа да яхшы уңыш алу максаты булган игенче алдан хәстәрлек күрә. Күп хуҗалыкларда язгы чәчүгә, шулай ук сатуга билгеләнгән орлык материалын чистарту эшләре бара. Урыннарда орлыкларны сортларга аералар, чәчү кондициясенә җиткерәләр.
Тепляктагы «Коробейников» фермер хуҗалыгында ындыр табагы эшчеләре өчен кызу эш чоры әле. Озак еллар биредә эшләгән Валерий Шакиров белән Данис һәм Борис Карамовлар язгы чәчүгә орлык чистарту эше белән мәшгульләр. Бүгенге көнгә алар бодайны махсус агрегат аша үткәргәннәр.
– Чәчү тәмамлангач та ял итәргә вакыт юк безгә, ашлыкны эшкәртеп, чәчүлек орлык салырга кирәк. Ындыр табагында тәҗрибәле, тырыш кешеләр эшли, – ди хуҗалык җитәкчесе Андрей Анатольевич. – Һәрберсе үз бурычын яхшы аңлый, шуңа күрә барысына да вакытында өлгерәбез. Ындыр табагында эшләүче бөтен кешегә да эш бар. Монда эш декабрьгә кадәр бара, ә иртә язда яңадан эшкә керешәчәкбез. Хезмәткәрләремнең тырышлыгы аркасында гына быелгы сынаулы чорда зур югалтуларсыз урып-җыюны тәмамладык. Орлыкка дип 25 тонна – арпа, 40 тонна бодай салып куйдык. Сатуга 100 тоннадан артык әзерләнгән ашлык бар.
Туңга сөрү дә кызу бара Коробейников фермер хуҗалыгында. Бүгенге көнгә булган 220 гектар сөрелеп, әзерләнеп куелган биредә.
«Коробейников» фермер хуҗалы-гында үз эшләренә җаваплы карыйлар. Барысы да уртак эш башкара бит.
Лира ЮРАСОВА.