– Кышлатуга әзербез. Мал абзарларларын җәйдән үк ремонтлап әзерләп куйдык. Азыкны да мулдан хәзерләдек. 700 тонна сенаж салынды. Фураж да артыгы белән. Печән, саламны әйтеп тә тормыйм инде. Бүгенге көндә хуҗалыкта 200 баш мал асрала. Шуларның 60ы савым сыеры. Җәй буена сөт мулдан булды. Әле генә кимеде. Савып алынган продукцияне Уфа сөт заводына тапшырабыз. Акрынга гына кышка таба барабыз. Әлегә маллар көтүлектә асрала. Көзнең җылы килүе безнең өчен үтә дә отышлы булды, – дип кыскача гына хуҗалык эшләре белән таныштырды фермер Луиза Рафаэль кызы.
Әйе, бу хуҗалык үз тырышлыгы белән малчылык тармагын алып бара. 700 гектар мәйданда җирләре бар. Шуның 463е чәчүлек. Җир булгач, техника базасын да тулыландырып торырга кирәк. Шуңа күрә һәр елны кулланышта булган булса да техника алырга тырыша алар. Быел исә мал азыгы хәзерләү комбайны алганнар.
Хуҗалыкта читтән килеп эшләүчеләр дә бар, ди хуҗа кеше, алар һәрберсе һәр эшне белеп, үзләренә икәнен аңлап, тырышып эшләргә, югалтуларны булдырмаска тырышалар. Урып-җыю кампаниясе чорында водитель Фидәрис Гәрәев, тракторчы Заһир Галләмов үз техникасы белән зур ярдәм күрсәткән.
Валера Янбулатов әлеге хуҗалыкта 2 елдан артык бозаулар карый. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара.
– Сөенеп эшкә киләм, эшемне яратам. Бүгенге көндә минем карамакта йөз баш мал бар. Һәр иртәм аларга сөт һәм су эчерүдән башлана. Аннары ашарларына салам, тору урыннарын чистартам. Маллар янында көн үткәне дә сизелми. Мин үзем авылда туып-үскән кеше. Һәр эшне зур җаваплылык белән сыйфатлы итеп башкарсаң гына яхшы нәтиҗәләр алып булганын белеп эш итәм. Маллар караулы булганда гына яхшы үрчем, дәвамлы нәсел һәм сөт савып алып була, – ди терлекче.