Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 октябрь , 09:11

Кышка озак калмады

Уңыш турындагы көндәлек мәшәкатьләре белән җәй үтеп тә китте. Әмма аңардан соң авыл халкы өчен шулай ук мөһим булган чор җитте. Бүгенге көндә аларның төп бурычы – салкын кышкы айларда терлекләрне асрау өчен тиешле шартлар тудырып, шуның белән тотрыклылыкны тәэмин итүдән тыш, ит һәм сөт җитештерүне үстерү дә. Икенче төрле әйткәндә, бөтен авыл хуҗалыгы циклының уңышлы тәмамлануы терлекләрне кышлатуга әзерлекнең ничек оештырылуына һәм аның ничек узуына бәйле.

Кышка озак калмады
Кышка озак калмады

Урамда көзнең кышка күчү чоры. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре салкыннарга әзерләнәләр.

Ялдәк авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында да бу чорга әзерлек эшләре тулы куәтенә бара.

– 72 гектар мәйданда арыш чәчеп калдырдык. 780 гектарда алдагы ел чәчү сезоны өчен җир эшкәртелде. 100 баштан артык мал асрала. Әлеге вакытта маллар көтүдә йөри. Көтүче Илгиз Хәйруллин бу эшне намуслы башкара. Менә дүрт ел инде ул безнең хуҗалыкта эшли. Иртә яздан кара көзгә кадәр болында көтү көтә. Ә кышларын инде шушы малларны тәрбияләүдә эшли, – ди хуҗалык җитәкчесе Әхләф Зарипов.

Терлекчелек биналары маллар кайтуга әзер диярлек. Әмма хуҗалыкта аларны кайтарырга ашыкмыйлар әле, чөнки һава шартлары да әллә салкынга авышмады. Әлегә җир дә туң түгел, көтүлек җирендә ашарга җитәрлек.

– Һава торышы мөмкинлек биргәндә малларны көтүлектә йөртәчәкбез. Ирекле көтүдә йөргән маллар сәламәт һәм көр була. Көзнең җылы килүе терлекләрнең озаграк болында йөрүләренә мөмкинлек бирә. Ә без бу шартларны кулдан ычкындырмаска тырышабыз да инде, – ди көтүчеләр.

Кышка озак калмады
Кышка озак калмады
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: