Мансур Мөхәмәдиев та Ялдәк авылында туып-үсә. Әтисе гомер буена “Агыйдел” колхозында шофер булып эшли. Мансур да бәләкәйдән аңа ияреп техника паркына йөри, машина, трактор ремонтларга өйрәнә. Әзрәк үсә төшкәч инде әтисе аны руль артында да йөрергә өйрәтә. Ун класс белем алгач, Бөре һөнәрчелек училищесында укып механизатор һәм шофер таныклыгы ала. Армия сафына алынганчы колхозда шофер булып эшли.
Хәрби бурычын намус белән үтеп, олы өметләр баглап, киләчәккә якты планнар төзеп, туган авылына кайта егет. Тик аның бу хыяллары чынга ашмый. Ул олыгайган, чирләп торган әти-әнисен калдырып чыгып китә алмый. Һәм җиң сызганып эшкә тотына: колхозга механизатор булып урнаша. Читтән караганда игенче – механизаторларның эше җайлы, сезонлы эш кебек тоела гына. Бу хезмәтнең авырлыгын бары тик үзе шушы эшне башкарган кеше генә белә. Мансур ага да үзенең эшкә нинди техника белән башлавын бүгенгедәй хәтерли: “Армиядән кайту белән бригадир мине эшкә чакырып килде. Шулай итеп икенче көнне трактор паркына бардым. Рәт-рәт тезелгән төзек трактор, бихисап йөк машиналарын күреп күңел шатланды. Шул ук вакытта моның кайсысын миңа бирерләр икән дигән уй да башка йөгерде. Бригадир мине күреп: “Мансур, монда кил. Менә синең тракторың”, – дип, иске, яртылаш сүтелеп беткән, дөресен генә әйткәндә металлолом хәлендәге тракторны күрсәтте. Бу хәлне күреп тәүдә бик аптырып калсам, үземне кулга алып, тракторны атна-ун көн эчендә яңа запас частьлар куеп, ремонтлап чыктым. Шуның белән колхоз таралганчы эшләдем. Тракторым да бер дә ватылмады, һәрвакыт сәгать кебек эшләде. Күпме басулар иңләде һәм күпме җирләр эшкәртте”.
Әйе, механизаторларның хезмәте – үтә дә җаваплы, авыр эшләрнең берсе. Алар ел әйләнәсенә басуда. Моннан берничә дистә еллар элек механизаторлар кыш көне дә басудан эскерт ташыганнар, урманнан агач тарттырганнар. Мансурга да бу эшләрнең бөтен авырлыгын татырга туры килгән.
Авылда төпләнеп калуына ул бүгенге көндә бер дә зарланмый. Яраткан һөнәре буенча эшен башкара, өендә тормыш иптәше Әнисәсе көтеп тора. Гади колхозчы гаиләсендә туган Әнисә ханым да уңган, дөнья көтәргә тырыш. Бар гомерен мәктәптә җыештыручы булып эшли. Авылда матур итеп, үз тормышларында тәртип урнаштырып яшиләр. Бүген дә исә аларның ихатасына барып керү белән чисталык күзгә бәрелә. Бөтен җирдәге тәртипне күреп таң каласың.
– Мансурның башкарган эшләре генә түгел, корган дөньялары, гаиләләре дә үрнәкле. Бик матур итеп дөнья көтәләр, шәхси хуҗалыкларын алып баралар. Йорт-кураларын төзекләндереп, заманча итеп матурлап кына торалар. Гомер юлдашы белән бергә матур тәрбия биреп, үз үрнәкләрендә хезмәткә өйрәтеп үстергән балалары да әти-әниләрен шатландырып, матур итеп яшиләр. Эш башлаган тәүге көненнән алып әлеге вакытка кадәр туган җиренә намус белән хезмәт иткән игенчеләребез иң зур рәхмәт сүзләренә һәм мактау-хөрмәтләргә лаек. Алай гына да түгел, Мансур – безнең хуҗалыкның алдынгы механизаторы. Бөтен эшен җиренә җиткереп башкара. Техниканы да яхшы белә. Бүгенге көндә авыл биләмәсенең янгын сүндерү машинасын да ул хезмәтләндерә. Нинди генә эш кушсак та, ул беркайчан да булдыра алмыйм, дими. “Ярар, эшләрбез”, дип кенә куя. Аның тырышлыгы белән җир эшкәртелә, мал азыгы хәзерләнә. Быел икенче чабымны да ул башкарды. Бу бөтен механизаторның да кулыннан килми, чөнки бу эшне башкару өчен осталык һәм тәҗрибә кирәк. Ә Мансур бу сыйфатларга ия – ди, эшчесен мактап, Әхләф Зарипов.
Мөхәмәдиевлар – хезмәт кешеләре. Икесе дә көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр. Аның өстәвенә алар кортчылар да. Буыннан-буынга килгән кәсепнең җебен өзмичә эшләрен дәвам итәләр.