Бигрәк тә анда бер-берсен күз карашыннан аңлаучы яшь гаилә яшәсә, ә ихатасы сабыйлар тавышыннан гөрләп торса, авылның яме тагын да арта. Байшады авылында яшәүче Резеда һәм Алексей Шаһиевлар да бу авылның ямен арттыручы гына түгел, аның киләчәген дә кайгыртучы күпбалалы гаиләләрнең берсе.
Туган якларында төпләнеп калган яшьләр Алексейның төп йортында өч бала тәрбияли. Бу гаилә яшәүнең мәгънәсен аңлап, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Шул ук вакытта боларның барысына да ирешү өчен күмпе көч, тырышлык таләп ителүен алар үзләре генә белә. Алдыңа куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк, ә Резеда белән Алексейның икесенә дә бу сыйфатлар хас.
Резеда үзе Тәтешле районы кызы. Бәләкәйдән авыл тормышын яратып үскән кыз, каядыр шәһәргә китеп ураншырга дигән уйны башына кертми дә. Бәләкәйдән мин авылда калам, шунда тормыш корып, гомер кичерәчәкмен дип буй җиткерә. Һәм менә шушы кыз, никах сәгате сугып, Алексей белән чәчен-чәчкә бәйли. 2007 елда Резеда Байшады авылына килен булып төшә. Шуннан башлап матур дөнья корып, өч балага гомер бүләк итеп, тырышып яши алар. Олы кызлары Диана Борай беренче урта мәктәбендә укый. Константин белән Сабина Тәтешле районының Иске Акбулат авылы мәктәбендә белем алалар. Аларны әтиләре көндә иртән мәктәпкә итеп, төштән соң дәресләре беткәч, барып алып йөри.
Гаилә башлыгы да яшьли колхозда эшләп үскән егет. Байшадыда сигез класс белем алгач, Тепляктә 10-11 классны укый. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мичурин исемендәге колхозда хезмәт юлын комбайнчы ярдәмчесе буларак башлый. Аннары инде армия сафына алына. Хәрби хезмәтен Ырынбур өлкәсендә үтә. Ике ел буена солдат боткасы татыган егет туган авылына кайтып төшә. Ул вакытта инде аның эшләгән колхозы “Гыйльмаутдинов” крестьян-фермер хуҗалыгына әйләнгән була. Җирне, эшне яраткан егет бер дә икеләнеп тормый, хуҗалыкта төрле эштә хезмәтен сала. Тырыш, уңган эшчесен хуҗалык башлыгы Геннадий Гыйльмаутдинов та тик яхшы яктан гына телгә ала.
– Алексей – уңган эшче. Нинди эшкә тотынса да, шуны җиренә җиткереп башкара. Ул бүгенге көндә ындыр табагында эшли. Кирәк чакта электрик та ул, механик та, – ди Геннадий Аскар улы.
Шаһиевлар гаиләсе күпләп мал-туар асрыйлар, бакча үстерәләр. Резеда, хуҗабикә буларак, гаилә әгъзалары кайтуга ашарга әзерләп, өй җыештырып, йорт эшләрен башкарып тора. Уңган хуҗабикә камыр ашлары әзерләргә дә ярата. Көн дә бер мич ашы пешерергә тырышам ди, ул үзе. Онны кибеттән сатып алмыйлар икән. Бодайны тегермәнгә алып барып тарттырып кайтарып тора Алексей. Кибет онына караганда үзебезнең ашлыктан әзерләнгән онның сыйфаты яхшы, шунлыктан камыр ризыкларым да күпереп тора, дип шатланып сөйли Резеда.
Әлбәттә, авылның уты сүнмәсен өчен бүген Шаһиевлар гаиләсе кебек уңган, чәмле яшьләр кирәк. Нәкъ менә Резеда һәм Алексей кебек дөнья көтә торганнары. Авыл тормышы, язгы-көзге пычрак, берсе дә куркытмый аларны.