Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 октябрь , 14:25

Районда агротуризм үсешә

Соңгы елларда авыл туризмы популярлаша бара һәм дәүләт бу юнәлешне актив рәвештә хуплый.

Районда агротуризм үсешә
Районда агротуризм үсешә

“Агротуризм” гранты авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең авыл туризмын үстерүгә юнәлдерелгән, өстәмә керем һәм җитештерелә торган продукция күләмен арттыру өчен мөмкинлекләр тудырылган. Борай авылы кызы Русалина Шакирова да бу юнәлештә үзен сынап карарга булган. Русалина әти-әнисе, энесе Алмаз ярдәме белән призентацияләр, видеоязмалар, бизнес-план һәм проект төзи. Моңарчы ул, яшь фермер буларак, балыкчылык тармагын үстерүгә “Агростартап” программасы грантын откан иде. Менә биш ел инде ул Ваныш авыл биләмәсе территориясендә урнашкан буада балык үрчетеп, район үзәге халкын гына түгел, ә тирә-як шәһәр һәм район халыкларын да тере һәм туңдырылган балык белән тәэмин итте.
Грант акчасына алынган балыклар бүгенге көндә буада күпләп үрчегән, үскән. Менә инде килеп үзенең балыкчылык фермасы янында “Клевое место” агротуристик комплексын төзү ниятен белдереп, үз проектын яклап чыга.
Русалинаның әти-әнисе – аның олы таянычы. Алар балык үрчетү буасы янында ике өй төзеп, беседкалар куеп, туристларга ял итү урыны оештырганнар иде. Шулай ук бирегә ял итәргә килүчеләр өчен көймәдә йөрү, мото- һәм квадрациклларда йөрү мөмкинлеге тудырганнар. Көнозыны матур табигатькә сокланып, балык тотып, рәхәтләнеп ял итүчеләргә мунча керергә дә мөмкинлекләр бар.
Хәзер инде “Агротуризм” буенча грант откан фермер биредә туристлар өчен тагын да өйләр төзеп, күбрәк кешеләр җәлеп итү өчен эшләячәк.
“Агротуризм” фермерларга үз бизнесын киңәйтергә һәм үз продукциясен сатуның альтернатив каналы хисабына өстәмә керем алырга ярдәм итә. Дәүләт ярдәменең мондый төре нәтиҗәсендә республикада яңа туристлык объектлары барлыкка киләчәк, бу авыл территорияләренең җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм аларның тотрыклы үсешенә ярдәм итәчәк. Безнең районда мондый матур күренешләр булачак.
Русалина Руслан кызы бәләкәйдән үк тырыш, алдына куйган максатына ирешүчән кыз булып үсә. Борай өченче санлы урта мәктәбен тәмамлау белән Уфа нефть университетына укырга керә, өченче курсны тәмамлау белән үзенең фермер хуҗалыгын ача. Балыкчылык тармагын үстерү өстендә эшли. Биш ел үзен фермер буларак сынаган кыз балык үрчетү белән генә чикләнми, яңа юнәлеш табып “Агротуризм” программасында катнашып грант ота. Бу юлы да Русалинаның максатын әнисе Гөлшат, әтисе Руслан хуплап чыгалар.
Әлбәттә, бу бер генә кеше башкара торган эш түгел. Шуңа күрә дә Шакировлар бу эшкә бердәм булып тотындылар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: