Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 октябрь , 15:10

Уңган һәм тырыш хуҗалар

Инде басу-кырлардан уңыш җыеп алынып, амбарларга салынды. Хәзер механизаторлар җир сөрү белән мәшгуль. Даутлар авылындагы “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында да эшләр берсе артыннан берсе тезмәгә тезелгән сыман башкарыла.

Уңган һәм тырыш хуҗалар
Уңган һәм тырыш хуҗалар

Әлеге вакытта биредәге хуҗалыкта 50 баш башкорт токымлы ат асрала, 75 гектарда кышкы бодай чәчелгән, 150 гектар мәйданда җир туңга сөрелгән, 60 гектары – пар җире. Җирнең дөрес эшкәртелүеннән киләсе ел уңышы тора. Шунлыктан фермер хуҗалыгы башлыгы Флорис елның-елында сабан белән сөрүгә өстенлек бирә.
– Тирәнтен сөрүнең уңай ягы шунда: язгы сулар агып китми, туфракка сеңеп кала, дым саклана, димәк, бөртекләр тишелү өчен дә яхшы шартлар туа. Туфрак катламы йомшаргач, үсемлекләр дымны тирәннән дә ала. Шулай ук чүп үләннәренә каршы да бу алым яхшы, – ди Флорис Риф улы.
Атлар әлеге вакытта электр көтүчесендә торалар, аларга җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнгән, печәне рулонланып, утар янына кайтарып өелгән, амбарында запасы белән ашлыгы да тупланган.
Хуҗалыкта бер эш бетүгә икенчесе көтеп тора. Басуларны ашлау өчен дә әлеге вакытта тирес чыгарыла башкарыла.
Кышка әзерлек эшләре дә уңышлы бара. Утарны төзекләндерү, асларның чистарту кебек эшләр нәкъ менә басу эшләре беткәч башкарыла да инде. Гомумән алганда “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы акрын гына үз темпы белән алга атлый.
Шакировлар бер-берсенә ярдәмләшеп, бөтен эшне бергә эшлиләр. Ания ханым җәй буена басучыларга ашарга әзерли, хуҗалык эшләренең исәп-хисап эшләрен башкара. Алай гына да түгел, аның иңендә ихатадагы бал кортлары да.
– Җәй буена беркая да бара алмыйм. Быелгы ел бал алу өчен бик уңай булмады. Нәкъ бал җыю вакытында көннәр яңгырлы булды. Кортчылык белән берничә дистә ел инде шөгыльләнәбез. Әле соңгы вакытта бал салу өчен агач савытлар булдыра башладык. Агачта бал әйбәт саклана диләр. Еш кына бал ярминкәләренә барырга туры килә. Шуңа күрә матур, зәвыклы савыттагы бал сыйфатын да югалтмый, – ди Ания Рәлиф кызы.

Уңган һәм тырыш хуҗалар
Уңган һәм тырыш хуҗалар
Уңган һәм тырыш хуҗалар
Уңган һәм тырыш хуҗалар
Уңган һәм тырыш хуҗалар
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: