Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 октябрь , 15:30

Кырлар кышка әзерме?

Фитомониторинг – авыл хуҗалыгында мөһим һәм кирәкле технологияләрнең берсе, ул үсемлекләрнең үсү процессын даими контрольдә тота.

Кырлар кышка әзерме?
Кырлар кышка әзерме?

Ул химик эшкәртү, ашламалар куллану буенча дөрес карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, үсемлекләрнең торышы һәм корткычларны ачыклау турында вакытында һәм төгәл мәгълүмат бирү юлы белән, алар үсемлеккә яисә бөртеккә зыян китергәнче, авыл хуҗалыгы культураларын үстерүгә чыгымнарны киметә. Борай районы буенча Россельхозүзәк белгечләре көзге бөртекле, кузаклы культураларны һәм рапс чәчүлекләрен авырулар, корткычлар һәм чүп үләннәр булу-булмавын тикшерәләр. Районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үсемлекләрнең зыянын киметү өчен орлык материалын сыйфатлы рәвештә зарарсызландыралар, вегетация барышында чәчүлекләрне фунгицидлар һәм инсектицидлар белән эшкәртәләр.
Орлык материалын зарарсызландыру “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Колос” һәм “Агросмарт” җәмгыятьләре үстергән культураларга башкарылды.
Агымдагы елның 4 октябренә 6000 гектар мәйданда кыр эшләре 80,1 процентка башкарылган. Без 1980 гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары басуларын тикшердек, көзге культураларның торышы канәгатьләнерлек, фитомониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә авыл хуҗалыгы территорияләрендә корткычлар белән вәзгыять чагыштырмача тыныч. Кайбер культураларда аз күләмдә икмәк борчасы һәм болын күбәләге табылды. Аларның саны зарланырлык түгел. Составында фосфор һәм калий күп булган гранулалы яки сыек азот-фосфор яки комплекслы ашламалар кулланырга кирәк.
Авыл хуҗалыгы продукциясенең уңышын һәм сыйфатын күтәрү, югалтуларны киметү, үсемлекләрнең тышкы факторларга һәм корткычларга каршы торучанлыгын арттыру, тамырларның туклану элементларын үзләштерү, бөртекнең үсүе, ябыштыручанлыгы, рапсның майлылыгы – боларның барысына да үсемлекләрне яклау чарасы дөрес файдаланганда ирешеп була.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә быелгы көзге якты көн озынрак, явым-төшем күләме оптималь, ә температура режимы уңайлы булуын телибез.

Автор: Гөлшат Маннанова, үсемчелек буенча консультант.

Автор:
Читайте нас: