Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 октябрь , 15:10

Басучылык – табыш китерүче тармак

Узган атна ахыры табигатькә чын көзге һава торышы алып килде. Көзге чорның күрке булып бер айга сузылган әбиләр чуагы аграрийларга үз эшләрен башкарырга ярдәм итте. Бигәнәй авылындагы “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында да көзге басу эшләренең кайнаган чорына туры килдек. Әлеге хуҗалык 2015 елдан бирле эшләп килә. Ул башлыча басучылык белән шөгыльләнә.

Басучылык – табыш китерүче тармак
Басучылык – табыш китерүче тармак

– Һәр эшне терлек азыгы әзерләүме ул, урып-җыю кампаниясеме, җир хәзерләүме, көзге чәчүме – барысын да үз вакытында башлап уңышлы башкарып чыгуга ирештек. Тәүдә 200 гектар җирдә эшләсәм, әлеге көндә 400 гектарга якын тәшкил итә. Арыш, бодай культуралары үстерәм. 100 гектар мәйданда арыш чәчеп куйдык. Техника җитәрлек, кирәкле тагылма агрегатларым да бар, – дип сөйләде фермер.
Динарик бала чагыннан механизатор әтисенә булышырга йөрсә дә, урындагы мәктәпне тәмамлагач, җир эше буенча китәрмен дип һич тә уйламый. Һәр эшкә дә тотынырга курыкмаган егет төрле эшләрдә үзен сынап карый. Ә 2015 елда үз хуҗалыгын булдырып, җир эшенә тотынырга карар итә. Тырышып эшләгән ирнең эшләре уңышлы гына килә. Аңа тормышта гаиләсе зур ярдәмче булып кала. Тормыш иптәше Лариса һәм балалары да бәләкәйдән хуҗалык эшләрен күреп, ярдәмләшәләр.
Авыл янындагы янәш басуда трактор гөрелтесе ишетелгән якка юл алдык. Көзге көннең матурлыгы, җылысына сокланып, “ә” дигәнче басуга барып җиттек. Анда МТЗ траткорында эшләүче Фәнзил Ямалтдиновны кызу эш вакытында очраттык. Ул алдагы елдагы чәчү өчен җир хәзерли. Фәнзил безне күрүгә тракторын туктатып, сикереп төшеп, безнең янга ашыкты.
Механизаторның йөзендәге елмаю эшен яратып башкаруын ачыклап тора.
– Һөнәремне яратам, көннәр буе кырда, кирәкле эш башкарабыз. Әлдә ярый авылда туып-үскәнмен. Туган җиремдә кирәкле кеше булуыма бик шатмын. Җир эшкәртү, чәчү эшләрен яратып башкарам. Бигрәк тә язын тезелешеп ямь-яшел булып үсеп чыккан уҗымнарны күреп күңел куана. Тиздән иркен басуларда кышкы тынлык була. Ә яз җитү белән биредә яңадан трактор гөрелтесе ишетеләчәк. Исән-сау булыйк, тагын шушы җирдә очрашырбыз әле, – дип, Фәнзил ашыга-ашыга тракторына таба юнәлде.
Әйе, көн матур, механизаторлар ничек кенә булмасын, күбрәк җир эшкәртеп калу исәбе белән эшлиләр. Шуңа да аларның озак итеп басып сөйләшеп торырыга вакытлары да юк.
Район хуҗалыкларында басу эшләре күп хуҗалыкларда төгәлләнгән, ә эрерәк хуҗалыкларда финиш сызыгына басып ята. Басу-кырларда сезонлы эшләр бетеп килсә дә, механизаторлар кул кушырып утырмый, алда аларны техника пракында эшләр көтә.

Басучылык – табыш китерүче тармак
Басучылык – табыш китерүче тармак
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: