“Колос” авыл хуҗалыгы уңганнары мал азыгы запасын тулыландыру эшен дәвам итәләр. Кукурузның терлекчелекнең һәр тармагы өчен файдасы ифрат зур булуы күптән дәлилләнгән. Шуңа да хуҗалыкта игътибар елдан-ел көчәя. Быел ул өстә телгә алынган хуҗалыкта 600 гектар мәй-данда үстерелгән һәм бүгенге көндә аның соңгы гектарлары җыеп алынып бетеп ята.
Басудагы техника гөрелтесе биредә эшнең кызу барганын күрсәтә. Ике “Полесье” комбайннары каерылып уңган кукурузны ура торалар, ә биш берәмлек “КамАЗ” чабылган массаны төяп авылга таба юл ала, бушаганнары кабат комбайннар янына ашыга. Йөк ташучы машиналар комбайннарга өзеклекләргә юл куймыйча эшләргә тырышалар. Басудан җилдереп килүче “Полесье” кукуруз уру комбайны янына якынлашабыз. Руль артында Евгений Васильев икән.
– Биредәге хуҗалыкта бер-ничә ел эшлим. Бу комбайнны берничә сезон иярлим. Техника куәтле, әлегә сынатканы юк. Шуңа да көн саен 15-20 гектар мәйданда эш башкарам. Ике комбайнга көненә 40 гектар, дигән сүз, – дип аңлатты ул.
Кукурузны силос базына шоферлар кырмыска сыман басу белән ферма арасына ташып кына торалар. Яшел массаны тракторында Фидәрис Таҗетдинов таптатып тора.
– Әлеге басу уңышы белән сөендерә. Көненә 60тан алып 80гә кадәр рейска кадәр яшел масса кайта, – ди хисап эшен алып баручы Марсель Токтагылов.
Уңышның саллы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора.
– Егетләр иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшлиләр. Механизаторларны басуда ашаталар, ягулык-майлау материаллары да кырга китерелә. Кыскасы, өзлексез эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган, – диде хуҗалык агрономы Артур Саяпов. – Һава шартлары мөмкинлек бирсә, кукуруз уруны бер атна эчендә төгәлләячәкбез, ди егетләр. Нишлисең, быел иген культуралары уңышын җыеп алу да һава торышының авыр шартларында хәл ителә. Шулай булуга карамастан, хуҗалыкта салам җыю, җир эшкәртү һәм көзге культураларны чәчү эшләре дә дәвам итә.
Көнозыны басуда хезмәтлә-рен салган эшчеләрне хуҗалык ашханәсендә көненә ике тапкыр ашаталар. Пешекче Фәнисә Рәхимҗанова биш ел инде хуҗалык ашханәсендә эшли. Аның аш-суыннан эшчеләр канәгать. Ашханәдән чыккан һәрберсе “Фәнисәгә зур рәхмәт, безне һәрвакыт тәмле ашлары белән сыйлап тора”, – дип сөйләшә-сөйләшә чыгалар.
Әйе, чынлап та Фәнисә ханым хәзерләгән ашлар телеңне йотарлык. Ә кайнар чәйләре көч һәм сихәт бирә. Ашханәдән чыккан һәр эшче яңадан яңа көчләр белән, җиң сызганып руль артына утырып, басудагы уңышны җыярга юллана.