Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 сентябрь , 11:15

Нәтиҗәләре куандырырлык

Бөртекле культуралар ашлыгын урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында эшнең иң тыгыз вакыты: урып-җыюны тәмамларга, саламын җыярга, берьеллык үләннәрдән соң җирен сөреп, көзге культураларны чәчеп калдырырга да кирәк. Терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Төп игътибарны кыр эшләренә генә биреп, терлекчелек тармагын да онытырга ярамый, фермаларны кышка әзерлисе бар.

Нәтиҗәләре куандырырлык
Нәтиҗәләре куандырырлык

Көннәрнең эссе һәм коры торуы игенчеләргә кырларда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирде. Район басуларында иртәнге сәгатьләрдән алып кичке караңгыга кадәр комбайннар һәм машиналар гөрелтесе тынмый. Көч һәм тир түгеп, күп чыгымнар белән үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышалар авыл хезмәтчәннәре.
“Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы районда күп мәйданда җир эшкәртүче хуҗалыкларның берсе. Без барганда хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтовны очратып, хуҗалыктагы эш барышы белән таныштык. Аның белән сөйләшеп торган арада каршыдагы басуда эш кайнавына тап булдык. Барысының да игътибары тик кырда һәм техникада. Эш барышына берни дә комачауламаска тиеш. Шул очракта гына вакытында һәм бернинди югалтуларсыз уңышны җыеп алып була.
Рөстәм Шаһиәхмәтов иген дәрьясында “йөзгән” басу корабларына күрсәтеп, булдыклы комбайнчылар – Рәфит Тимерҗанов, Әлфир Гәрәев, Әлфред Хәбибуллин, Рәмис Гыймалтдинов һәм Радик Фәизов турында сөйләп үтте. Аларның һәрберсе үз эшенең остасы һәм зур тәҗрибәгә ия.
Күп тә үтми комбайннар яннарына йөк машиналары бер-бер артлы тезелешеп килеп туктады. Водительләр Ирек Габидуллин, Урал Гобәев, Марсель Билалов, Илгиз Шакиров, Илдус Фазлытдиновка сүз тидерерлек түгел. Комбайн бункерларыннан аларның әрҗәләренә ашлык коелды. Бу мизгелнең матурлыгы!
Идарәче белән сөйләшүне терлек азыгы буенча дәвам иттек.
– Терлек азыгы әзерләү эшләре дә урып-җыю белән параллель бара. Әлеге вакытта силос салу, салам ташу кебек эшләр башкарыла. Печән дә җитәрлек күләмдә әзерләнде. Кукуруз басуында да эш гөрләп тора. Мал азыгы хәзерләү комбайнында механизатор Фидаил Галимов эшли. Урылган массаны фидлот ихатасындагы курганга йөк машинасында һәм тракторларда Роберт Ахунов, Рөстәм Исламов, Юрис Әхмәдиев, Данис Сафаров ташыйлар. Курганга яшел массаны бушатып китеп кенә булмый. Аның сыйфатлы сакланышына да зур игътибар бирелә. Массаны тиешенчә тыгызламасаң, җәй буена әзерләнгән мал азыгының юкка чыгуы бар. Шуңа күрә басудан кайткан массаны механизаторлар Илдус Гыйлемшин һәм Венер Корбанов хәзерли.
Көзгә аяк бастык. Әлеге чорда яңа уңышны җыеп алу белән киләсе ел икмәге турында кайгырту да кичектергесез бурычларның берсе булып тора.
Көзге культуралар 1600 гектар мәйданда чәчелде. Ел яңгырлы килү сәбәпле, ашлыкны элеваторга ташыйбыз. Үзебезнең генә ындыр табакларында киптереп бетереп булмый. Әлегә туңга сөрү эшләре дә ырамлы бара. Без бер генә басуда да тик тормыйбыз. Ранис Мостафин, Рәфис Сарваев, Хәлим Маликов, Кадир Мусин язгы чәчүгә җир әзерләүдә эшлиләр. Планлаштырган эшләрен сөенерлек нәтиҗәләргә ирешеп башкарып чыгарга насыйп булсын. Әле урак белән параллель рәвештә башкарасы эшләре бар, иң мөһиме, хезмәткәрләр үз эшләренә җаваплы карасыннар. Игенчеләребез тырышлыгы бушка китмәсен. Ындыр табагында ашлыкның сәгать саен арта баруы куанычны тагын да арттыра, – дип аңлатып үтте Рөстәм Шаһиәхмәтов, хуҗалыкта урып җыю эшләре оешкан темпта баруына канәгать булуын белдереп.
Әйе, кырда эшләгән комбайннарның бункерлары әйләнеп карауга ук тула. Ә менә бит хуҗалыкта басучылык кына түгел, терлекчелек тармагы да бар. Анда да эшләр кайнап тора. Терлекчеләр Рөстәм Хөсәенов, Винер һәм Салават Гобәевлар, Венер Шәмсетдинов, Ринаф Мөгаллимов, Рәфил Гайнанов, Фирдәвис Гатауллин, Руслан Попонин малларны ашатуда, асларын чистартуда җаваплылар. Хуҗалыкның терлекчелек тармагында яңа үзгәрешләр көтелә: алар тагын ике мең баш мал асрарлык фидлот төзергә ниятлиләр. Малларга фураж әзерләүдә Фәнил Туктамышев, Радик Миңнеәхмәтов эшли. Биредә һәр кеше үз эшен җиренә җиткереп, зур җаваплылык белән башкара. Гомумән, “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы республика, район халкын ит, ашлык белән генә тәэмин итү белән чикләнми, ә иганәчелек белән дә шөгыльләнә: махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ашлык, печән биреп ярдәм итә һәм шулай ук яугир якташларыбызга кирәк-ярак алу өчен акчалата ярдәм дә күрсәтә.
Биредә янә бер яңалык булды. “БорайБиф” җәмгыяте өченче мәктәпнең агрокласс укучыларын сәяхәткә чакырды. Балалар хуҗалык басуларында булып, урып-җыю эшләрен, силос курганын күрде. Аларның һәрберсенең сорауларына җәмгыять директоры Денис Игнатьев җавап биреп, басудан алып ындыр табагына кадәр барып ирешкән ашлык конвейеры, аннары бөртеклеләрнең ничек итеп онга әверелүләренә кадәр аңлатып сөйләде. Шулай ук басудагы техниканың роле турында кызыклы әңгәмә корды. Басучылык тармагындагы сәяхәт токымлы маллар янында дәвам итте. Укучыларның һәрберсе азарт белән мал тәрбияләү һәм үстерү турында Денис Игнатьевка күп сораулар яудырды. Директор аларның һәрбер соравына җентекле җавап биреп, балаларның авыл хуҗалыгы эшчәнлеге турында кызыксынуларына шатлануын белдерде. “Мондыйрак укучылар булганда авыл хуҗалыгы тармакларының алдагы язмышы әйбәт булыр. Яхшы белгеч булып, туган яклары җирләрен эшкәртерләр, токымлы маллар үрчетерләр дип өметләнәм”, – дигән теләктә ул.
Ярты көн дәвамында барган сәяхәт хуҗалыкның ашханәсендә үзләре җитеш-тергән иттән әзерләнгән ризык белән сыйлану белән тәмамланды. Телеңне йотарлык аш ашап, тәм-томнар белән чәй эчкәч, укучылар рәхмәт әйтеп кайту юлына чыктылар. Ахырда “БорайБиф” җәмгыяте директоры Денис Игнатьев балаларны озата чыгып, электр көтүлегендә торган маллар белән таныштырды, янәшәдәге кукуруз басуында үскән чәкәннәрнең сыйфаты турында да сөйләп китте.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: