Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 сентябрь , 10:25

Егетләр сынатмыйлар!

Сынаулы дисәк тә, авыл кешесенә мәрхәмәтле булды быел табигать, терлек азыгын да, икмәген дә мулдан бирде.

Егетләр сынатмыйлар!
Егетләр сынатмыйлар!

Бүгенге көндә инде күмәк хуҗалыклар алдында тагын бер мөһим мәсьәлә – көзге чәчү һәм туңга сөрү эшләрен дә зур оешканлык белән алып бару мәсьәләсе өстәлде. Авыл хуҗалыгында шунысы игътибарга лаек: һәр хезмәтнең үз вакыты бар һәм нәтиҗәгә йөз тотып эшләгән хуҗалыкларда эш торышы да шушы алтын кагыйдәгә нигезләнеп башкарыла. Шулай булырга тиеш тә кебек, чөнки үз вакытында һәм җиренә җиткереп оештырылган хезмәттән генә уңышка өметләнеп була. Уңайлы вакытларны бер сәбәпсез кулдан ычкындырып, киләсе язда көзге культуралар үтә начар тишелде дип йөрергә калмасын өчен район басуларында көзге чәчү эшләре зур оешканлык белән бара.
“Колос” хуҗалыгы районыбызның иң күп җир эшкәртүче хуҗалыгы буларак биредә эшнең тукталып та, бетеп тә торганы юк. Әлеге вакытта колослылар силос салу, көзге бодай, шепкән һәм вика культураларын чәчү эшләре белән шөгыльләнәләр. Көзге чәчү дә игеннәрне җыеп алу кебек җаваплы чор. Ни дигәндә, көзге культуралар һәр елны үзләренә баглаган өметләрне аклыйлар.
Бакалы авылы ягындагы кырда Михаил Иглин көзге бодай чәчә. Аның туктап, бераз тракторын караштырган мәле иде. Михаил “Колос” хуҗалыгында биш елга якын хезмәт куя. Элегрәк елларда хуҗалыкка кайткан беренче чит ил тракторын да иң беренче аңа тапшыралар. Елның төрле сезонында аңа эш бар.
– Хәзер эшкәртеп калдырган җирләр киләсе ел уңышы өчен ныклы нигез булып тора. Агротехника таләпләрен үтәмичә зур күрсәткечләргә өмет итеп булмый. Көзге чәчү эшләре дә кызу темпта бара. Чәчүчеләр Ришат Хәтмуллин, Сергей Сайранов, Михаил Иглин кебек уңганнарның уртак тырышлыгы белән көзге чәчү эшләре башкарыла. Орлыкны йөк машинасы белән Ринат Зәрәфиев ташып тора. Ул да авыл хуҗалыгында күптәннән тырышып эшли.
Шулай ук малларга силос әзерләү эше дәвам итә. Бүгенге көндә Әҗәк фермасы янындагы курганга силос салу бара, – ди хуҗалык агрономы Артур Саяпов.
Басу-кырда гына түгел, фермаларда да эшнең бетәсе юк. Нинди генә җаваплы имтихан чоры булмасын, чәчүме, урып-җыюмы, сөт терлекчелегенә игътибар кимергә тиеш түгел. Сөт – район көзгесе, көндәлек акча керемен дә сөт тәэмин итүен онытырга ярамаганын аңлап эш итә колослылар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: