Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 сентябрь , 11:30

Игенченең күзләрендә – очкын

Сап-сары булып башаклары тулып утыручы басуларда эш гөрли. Комбайннар, кырмыскалар кебек, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр ашлык суктыра. Басу юлын кара тузан итеп, тыз-быз йөрүче йөк машиналары иген ташый.

Игенченең күзләрендә – очкын
Игенченең күзләрендә – очкын

– Әти гомере буе механизатор булып эшләде. Бишенче класстан комбайнда аның ярдәмчесе булып йөрдем. Мәктәптән кайта идем дә басуга чаба идем. Күңелле иде ничектер, охшады. Гел басуга барасы килә иде. Бәләкәй чакта комбайн шундый зур булып тоела. Аңа утырып йөргәч, корабльдә йөргән кебек. Әле йөртергә дә бирсәләр, шатлыктан башың бөтенләй күккә тия. Бәхет, – ди “Колос” хуҗалыгының алдынгы комбайнчыларның берсе Илшат Даутов.
Илшат комбайнчы-механизаторлар нәселеннән. Әтисе Кәрим гомере буе комбайнчы булып эшләгән. Кечкенәдән әтисе техникасы янында кайнашып үскән егетнең механизатор һөнәрен сайлавы һич гаҗәп түгел.
Мәктәпне тәмамлагач, Илшат тракторчы-машинист белгечлеге ала. Авыл һавасын сулап, җир сулышын тоеп үскән егет хәрби хезмәттә дә сынатмый. Армиядән кайткач, икенче көнне үк әтисе белән комбайнны уракка әзерләргә чыга.
– Үзенә күрә бер чир инде ул. Урып-җыю сезонын түземсезлек белән көтеп алам. Басу-кырларсыз яши алмыйм, аларны иңләүдән дә рәхәт нәрсә юк. Төшкә дә басу керә, – ди ул.
Урып-җыю чорында хуҗалыкның иң нәтиҗәле эшләүче комбайнчыларның берсе дә ул. “Колос” хуҗалыгында хезмәт куя.
– Быел уңыш әйбәт. Иң мөһиме – игенне вакытында югалтуларсыз җыеп алу. Ә моның өчен барлык шартлар да бар, – ди комбайнчы.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: