Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 сентябрь , 11:35

Хезмәт тәмен тоеп яшиләр

– Авылда фермер хуҗалыгы ачу – гади эш түгел. Монда булдыклылык та, хуҗалыкны алып бару үзенчәлекләрен белү дә, сөйләшә белү осталыгы да кирәк. Яңа фермер хуҗалыклары үсеше нәтиҗәсендә авыл җирендә эш урыннары булдырыла, хезмәт хаклары арта, – ди Республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Хезмәт тәмен тоеп яшиләр
Хезмәт тәмен тоеп яшиләр

Соңгы елларда республикада авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә башлады. Моңа авыл хуҗалыгын алып бару өчен төрле ярдәм, субсидияләр бирү программалары дәлил.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Борай фермерлары мондый программаларда актив һәм шактый уңышлы катнашалар. Ел саен авыл хезмәтчәннәре төрле юнәлешләрдә матди ярдәм алалар.
Әйе, безнең районда авыл хуҗалыгы белән язмышларын бәйләп, тир түгеп эшләп, ил табынын баетуга үз өлешләрен керткән уңганнар бихисап. Аларның күбесе республика һәм дәүләт ярдәме белән үз эшләрен ачканнар. Шуларның берсе Байшады авылы фермеры Геннадий Аскар улы Гыйльмаутдинов.
Моннан берничә дистә ел элек үз хуҗалыгын булдырып, басучылык тармагы белән шөгыльләнгән фермер елкычылык тармагын үстерү һәм кымыз җитештерү өчен матди ярдәм ала.

Шул акчага 15 баш башкорт токымлы ат алып кайта. Менә шулай ул үзен авыл хуҗалыгының яңа тармагында сынап карый. Һәм ул бу эштә отылмый. Итен дә, кымызын да җитештерә. Тик, тиешле күләмдә эшче көчләр булмау сәбәпле, кымыз җитештерүен туктатырга мәҗбүр була.
Шуннан ул сыйфатлы ит җитештерү өчен атлар асрау һәм сарыкчылык тармагын үстерүгә тотына. Бүгенге көндә “Гыйльмаутдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында 68 баш ат, 160 баш сарык асрала, 800 гектарда чәчүлек җире эшкәртелә.
Әлеге вакытта механизаторлар басу иңли. Бер бригада комбайнчылар бодай игә, тракторчылар туңга сөрә.
– Язгы чәчү өчен көздән күбрәк җирне эшкәртеп калу белән шөгыльләнәбез. Язның ничек килерен кем белсен. Әзер булсаң, кышны тыныч чыгасың. Ел яңгырлы булгач, бик кайгырган идек, алай уңыш зарланырлык булмады: һәр гектардан якынча 16 центнер тәшкил итте. Җирне яхшы эшкәртсәң, вакытында ашлама кертсәң, югары уңышка өмет итәргә була. Егетләргә сүз юк, булсын дип тырышалар. Басу эшләре чорында иртәдән төнгә кадәр хуҗалыкта хезмәт салалар. Шуңа уңыш та куанырлык, – ди хуҗалык башлыгы Геннадий.
Әлбәттә, бу эш бер генә кешенең көче белән башкарылмый. Фермерга хуҗалыгын алып барырга механизаторлар Андрей Баһаутдинов, Сергей Минникузин, Иван Дәүләтҗанов зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук фермерның “уң кулы” хуҗалыкның бөтен эшен алып баручы Алексей Шаһиев турында да бик күп җылы сүзләр ишеттек. Ул ел әйләнәсенә хуҗалыкта: яздан көзгә кадәр ындыр табагында, кышларын терлекче булып эшли. Әлеге вакытта ул үзенең ярдәмчеләре Олег Хәкимов һәм Александр Гарифуллин белән ашлыкны чистарту, җилгәрү һәм урнаштыру эшләре белән мәшгуль иде. Фермер хуҗалыгы башлыгының тормыш иптәше Зөлфия ханым ялан батырларына тәмле ашлар пешерә.

– Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дәүләттән ярдәм бик мөһим, бигрәк тә хуҗалыкны үстерү һәм киңәйтү этабында, – дип билгеләп үтә авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: