Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 сентябрь , 15:35

Сынауларга бирешмичә үткән гомер

Өч балалы гаиләдә уртанчы бала булып туган Рәүзия апаның балачагы җиңелләрдән булмый: балачактан ук ачлыкны да, ялангачлыкны үз җилкәләрендә тоеп үсә. Аңа укулар да әллә ни насыйп булмый, яшьтән колхозга эшкә килә, фермада сыерлар сава башлый.

Сынауларга бирешмичә үткән гомер
Сынауларга бирешмичә үткән гомер

Аннан ул авылдаш егете Гаффан белән очрашып, кавыша. Сугыштан соң илне торгызу еллары була бу, авылда юклык хөкем сөрә. Шулай булуына карамастан, алар зур акча эзләп туган авыллары Яңа Мостафаны ташлап чыгып китмиләр. Биредә элеккеге «Сикияз» колхозында ирле-хатынлы җиң сызганып эшләп, үз көннәрен үзләре күрәләр.
– Ул вакытта авылда кеше күп, икешәр бригада эшли иде. Авылыбыз бик җанлы, шау-гөр килеп тора иде. Хәзер генә яшәүчеләр сирәгәйде. Күп кенә йортларның утлары сүнде. Безнең балачак бигрәк авыр елларга туры килде шул. Утаудан башлый идек, күбә төбе тырнап, аннары амбарда ашлык җилгәреп, аны урнаштырып эш кара көзгә кадәр дәвам итте. Апам да бик уңган иде. Ул сыер савучы булды. Ул торфыга киткәч, урынына мине калдырды. Шуннан мин фермада хезмәт юлымны дәвам иттем. Менә шулай, өйдән – фермага, фермадан – өйгә, басуда бәрәңге, суган, чөгендер утавында, аннан өйдәге эшләрне йөгерә-йөгерә эшләп гомер үтте инде, балам, Аллага шөкер, гомерем буе кеше арасында булдым, – ди, үткән елларны хәтерендә яңартып Рәүзия апа.
Ул вакытта фермада бөтен эш тә кул көче белән башкарыла, аның группасында 40 сыер була, малларга азыгын да кул көче белән кертәләр, суны да ташып эчертәләр. Шулай да сынатмый ул, алдынгы урыннарга чыга.
Лаеклы ялга чыкканнан соң да әле ул колхозда һәр ел саен чөгендер эшләүдә катнаша. Рәүзия апаның намуслы, фидакарь хезмәте төрле елларда бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә.
Аңа тормышта ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә шул. Тормыш иптәше белән 19 ел гына бергә яшәргә насыйп була. Гаффаны яшьли гүр иясе була. Рәүзия берсеннән-берсе бәләкәй дүрт баласы белән тол кала. Ул, авырлыкларга баш имичә, балаларын укытып, олы тормыш юлына бастыра. Бүгенге көндә шушы балаларының игелеген тоеп, төп йортта маяк булып, аларны каршы алып, озатып калып яши. Ә балалары аның янында еш кунак һәм ярдәмче. Олы улы Газинур янәш кенә яши. Һәрвакыт әнисе янында. Ә без барган көнне дә Рәүзия апаның икенче улы Зәмфир тормыш иптәше Рәзилә, оныклары Самира һәм Давид белән утын кертергә кайтканнар иде. Рәзиле дә ерак түгел, Әҗәк авылында гомер итә. Ә бердәнбер кызы Резеда Борайда яши.
– Балаларым һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Нинди генә йомыш төшмәсен, алар минем янда. Әле дә ярый алар бар. Көндез ишегем бер дә ябылып тормый, балаларым, оныкларым, туганнарым, дусларым хәлемне белешеп торалар, рәхмәт аларга. Өйдә бөтен уңайлыкларны булдырырга тырыштык инде. Гаффаным гына иртәрәк бакыйлыкка күчте шул, рәхәтләнеп яшисе иде бит әле, – ди Рәүзия апа.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: