Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 сентябрь , 15:30

“Агрокласслар – һөнәри эш территориясе”

Башкортстанда 136 мәктәп агрокласслар системасына керде – бу проектны 2019 елдан Башкорт дәүләт аграр университеты гамәлгә ашыра. Шулар арасында безнең Борай районы мәктәпләре дә бар.

“Агрокласслар – һөнәри эш территориясе”
“Агрокласслар – һөнәри эш территориясе”

Шушы көннәрдә Борайның өченче санлы урта мәктәбендә агрокласс ачу чарасы узды. Анда район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Зинфира Булатова, югары уку йортының профориентация эше секторы мөдире һәм проектның кураторы Алия Атажанова катнашты.

Агрокласслар укучыларда нинди дә булса эшчәнлек төренә омтылышларын һәм сәләтләрен аңлауда консультация ярдәме күрсәтү, һөнәргә ия булу өчен белем, күнекмәләр турында мәгълүмат бирү өчен ачыла.   

–  Һәрбер укучы иртәме-соңмы үзенең киләчәк һөнәрен сайлау проблемасы алдына баса. Менә шундый хәл булмасын өчен без мәктәпләрдә агрокласслар булдыру өстендә эш алып барабыз, – дип чыгыш ясады авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов һәм агрокласс өчен төсле принтер бүләк итте.

– Бу безнең мәктәп өчен мөһим адым. Мондый проект балаларга авыл хуҗалыгы турында белем һәм компетенцияләр формалаштыру өлкәсендә старт мәйданчыгы булып тора. Бүгенге көндә бездә бу юнәлеш буенча 5нче сыйныф укучылары белем алачак, – ди мәктәп директоры Ирина Камиҗанова.

Алия Атажанова, социаль-икътисадый һәм гуманитар дисциплиналар кафедрасы өлкән укытучысы, Башкорт дәүләт аграр университетының агрокласслар һәм һөнәри юнәлеш бирү эше секторы мөдире дә авыл хуҗалыгында төрле һөнәрләр барлыгы турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Һәм бу класс укучыларын аграр университетка сәяхәткә чакырды.

Укучылар килгән кунаклар алдында матур чыгыш ясадылар. Бәйрәм төсе алган чара ахырында укучыларның һәммәсенә дә аграркласс дип язылган күкрәк билгеләре тапшырылды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: