Иске Бикмәт авылы янындагы арыш басуында да эшләр ырамлы бара. Ашлыгы җыела, саламы төргәкләнеп, кайтарылып бара. “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы басуы буйлап берсе артыннан икенчесе өч комбайн бара, һавада тузан, икмәк исе, ә алтын-сары кырлар күз алдында бушап кала.
Быелгы ел аграрийлар өчен гадәти булмады, шуңа карамастан, хуҗалык эшчәннәре яхшы гына уңыш үстерә алды. Моны комбайн бункерларының тиз арада тулуыннан, ә йөк автомобильләренең бер-бер артлы бортлары туп-тулы килеш катнашазык заводына юл алуларыннан да күреп була.
– Уракка ныклап әзерләндек, – дип сөйли хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов. – Бөтен техника дәүләт техтикшерүен уңышлы үтте. Ягулык белән җитәрлек тәэмин ителгәнбез.
Барлык урып-җыю чылбыры басуларда төгәл эшли. Тәҗрибәле, ышанычлы механизаторлар һәм водительләр – Рәмис Гыймалтдинов, Әлфир Гәрәев, Рәфит Тимерҗанов, Роберт Ахунов, Урал Гобәев һ.б. сүз тидерерлек түгел.