Авыл хуҗалыгы
30 Августа 2024, 04:50

Елкычылыкта үзен сынаган фермер

– Ат үрчетү – Башкортстан икътисадының зур өлеше. Төбәктәге атлар 130 мең баш. Шуңа күрә токымчылык эшен алып барабыз, ит терлекчелеген һәм кымызчылыкны үстерәбез. Шул ук вакытта ат белән бәйле бөтен нәрсә – башкорт халкы мәдәниятенең мөһим өлеше дә. Монда без традицион кәсепләрне саклауга һәм ат спортын үстерүгә зур игътибар бирәбез. Гомумән алганда, безнең бурыч бик гади – ат үрчетүне популярлаштыру һәм бу өлкәдә бизнес эшен стимуллаштыру. Һәм, әлбәттә, без тиешле федераль һәм республика программалары кысаларында тармакка ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Елкычылыкта үзен сынаган фермерЕлкычылыкта үзен сынаган фермер
Елкычылыкта үзен сынаган фермер

Елкычылык белән шөгыльләнүчеләр безнең районда да бар. Алар бармак белән генә санарлык булса да, барысы да зур тырышлык белән ат үрчетүен дәвам итә. Бу тармакны, әлбәттә, ат яратучылар гына сайлыйдыр, мөгаен.
Яшь фермер Абдуррахман Дүсмәтов тә нәкъ шундый ат җанлы егетләребезнең берсе.
Яңа Ялдәк авылы – ат асрау өчен бик тә унайлы урын. Табигате матур, болыннары жәйрәп ята, сулыкларга бай. Бәләкәйдән малларга карата сөюе булган Абдуррахман Дүсмәтов бүгенге көндә үз шушы Яңа Ялдәк авылындагы хуҗалыгында атлар үрчетү белән шөгыльләнергә карар кыла. Үз акчасына сигез баш ат алып өч ел дәвамында аларны үстерә. Елкычылык тармагын киңәйтү нияте белән егет “Башлангыч фермер” дәүләт программасында катнаша, грант ота. Бу кадәр эшне арчалап чыгарга, документларны рәсмиләштергәндә һәм әзерләгәндә авыл хуҗалыгы идарәлеге хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтә аңа. Шуңа күрә аларга Абдуррахманның рәхмәте чиксез. Шул матди ярдәмгә 40 баш башкорт токымлы ат һәм МТЗ тракторы сатып ала. Моңа кадәр Абдуррахман атларына ферма төзи һәм 75 гектар мәйданда җир рәсмиләштерә.
– Атны акыллы хайван, дим мин. Алар шулкадәр сизгер, хәтта кешенең ни уйлаганын да аңлый. Алар белән тупас кыланып кара – сиңа шундый ук җавап бирәләр. Алар хуҗаларын таныйлар, тавышны ишетүгә, пошкыра-пошкыра яныңа ашыгалар. Ә сезне әлегә ят итәләр, – дип, атлары белән таныштырды Абдуррахман Радик улы.
Аның хыялы күпләп ат тоту була. Биш яшеннән әтисез калып, әнисе һәм ике бертуганы белән үсә ул. Шул вакыттан ук үзләренең шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асрыйлар Дүсмәтовлар. Абдуррахман әнисеннән ике баш савым сыеры асрата. Ул аларны тәрбияләргә, көтү көтәргә ярата. Ә атларга карата аеруча мәхәббәт була аның. Борайда атлы танышларына барып, атта йөрергә, җигүле атка утырып яфракка, печәнгә барырга бик ярата. Менә шулай аның балачак еллары узып китә.
Абдуррахман бәләкәйдән ислам дине кануннары буенча да яши. Яр Чаллы шәһәрендә ”Ак мәчет” мәдрәсәсенә укырга керә. Дини, тыйнак, тәрбияле һәм бик максатчан егет биредә өч ел укыгач, ”Казан ислам университеты”нда белемен камилләштерә. Аннары Яңа Ялдәк авылы кызы Амира белән гаилә кора. Тормыш иптәше белән 2020 елга кадәр Казанда яши һәм дини оешманың ”Зәкят” хәйрия фондында эшли. Ничек кенә булмасын, туган җир яшьләрне үзенә тарта. Алар әти-әниләренең фермер хуҗалыгында ярдәм итү өчен күчеп кайталар. Гаилә фермер һәм “Борай фермеры” кибетләре эшчәнлеге белән бүгенге көнгә кадәр шөгыльләнәләр.
Дүсмәтовларның кечкенә уллары Әмин дә әтисе сыман бәләкәйдән мал сөючән булып үсеп килә, күз тимәсен. Бәләкәч кенә булуына карамастан, әтисе белән атлар янында йөрергә ярата малай. Киләчәктә ат санын арттырып, район халкын ат ите белән тәэмин итү хыялы белән янып эшли фермер.
Абдуррахман шулай ук Ялдәк авылының имамы да. Авылда бөтен дини эш аның өстендә. Ул беркайчан да авырсынмый, үзенә йөкләтелгән җаваплы вазыйфасын дин каннунарына таянып башкара.
Белүебезчә, әлеге вакытта районыбызда урып-җыю эшләре гөрләп бара. “Дүсмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчеләре дә җиң сызганып эшлиләр. Ферма янына китерелеп өелгән печәннәр, амбарга кайтарылган солы моны исбатлый. Абдуррахман басудан ашлыкны грант акчасына алынган тракторында үзе ташый. Бер минут та тик торырыга яратмаган ир хуҗалыкның бөтен эшендә дә йөзә. Әлеге вакытта аның хуҗалыгында 48 баш башкорт токымлы ат һәм егермегә якын колын асрала.
– Фермер хуҗалыгымны ачуыма канәгатьмен һәм Төбәк Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәтлемен. Чөнки безнең кебек авылда яшәүче яшьләр аның командасы ярдәме һәм төрле программалар нигезендә фермер хуҗалыгы ачып, малчылык, басучылык тармакларын җәелдереп, эш урыннары булдыралар. Максатларына ирешеп, сыйфатлы продукция җитешетереп, ил табынын баеталар, – ди Абдуррахман Дүсмәтов.
– Башкортстан Башлыгы районда ат үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга да зур ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Ат караучылар ташламалы кредитлар, техника, атлар сатып алуга һәм бия сөтен сатуга субсидияләр алырга мөмкин. Шулай ук «Башкорт аты» фестивале дә үзенчәлекле чара. Бу исә елкычылык үрчетү белән генә чикләнми, ә ат белән бәйле бөтен барлык өлешләрен дә үз эченә ала торган чара. Һәм инде ат үрчетү белән шөгыльләнүче һәм атларны яратучы кешеләрне берләштерүче дә бәйрәм.
Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов.

Елкычылыкта үзен сынаган фермер
Елкычылыкта үзен сынаган фермер
Елкычылыкта үзен сынаган фермер
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас