Авыл хуҗалыгы
22 август 2024, 09:35

Эшкә бирсәң чын күңел

 “Авыл хуҗалыгын модернизацияләү – безнең өчен мөһим моментларның берсе”. Республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Эшкә бирсәң чын күңелЭшкә бирсәң чын күңел
Эшкә бирсәң чын күңел

2023 елда республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 4041 баш нәселле яшь эре мөгезле терлек сатып алынган, шул исәптән 3363 баш – сөт һәм 678 баш  ит юнәлешендә. Нигездә бу үзебезнең нәселле терлек – 96 проценттан артыгы. Узган ел йомгаклары буенча нәселле көтүләрдә бер сыердан уртача савым 8390 кг тәшкил иткән. Соңгы биш елда бу күрсәткеч 1089 кг га арткан. Республикада авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын үрчетү, консультация бирү, җитештерү һәм сату буенча барлыгы 68 нәсел оешмасы эшли. 2019-2023 елларда республика хуҗалыклары тарафыннан барлыгы 4,7 млрд сумлык 30965 баш нәселле терлек сатып алынган.

Безнең районда фермер хуҗалыкларының күбесе токымлы мал үрчетү белән шөгыльләнә.  Үләй авылыннан  Чулпан һәм Замир Гайфуллиннар да  2019 елда фермер хуҗалыгы төзү өчен ярдәм сорап авыл хуҗалыгы идарәлегенә мөрәҗәгать итә. Фермер хуҗалыгы ничек барлыкка килүе һәм хәтсез еллар буена эшләнгән эш нәтиҗәләре белән уртаклашуларын сорап Гайфуллинарга килдек.

– Мин авыл малае буларак бәләкәйдән күпләп мал асрарга хыялланып үстем. Ә гаилә коргач инде тормыш иптәшем Чулпан белән тәүдә шәхси хуҗалыгыбызда  берничә баш мал асрап, тәҗрибә тупладык. Кызлар да үсеп, кул арасына керә башлагач, авыл җирендә башка эш урыны юк, дип фермер хуҗалыгы төзергә ниятәдек. Менә шуннан инде “Агростартап” программасы нигезендә грант оттык, – дип сөйләп китте Замир Гыйльмулла улы. Ул программаның, әлбәттә, үз шарты бар. Шуңа ярашлы, без 25 баш герефорд таналар һәм бер “Беларусь” тракторы алдык. Менә биш ел инде ит юнәлеше буенча мал үрчетүдә эшлибез.

Итне, әлбәттә, үзебезнең район халкы өчен үстерәбез. Атна саен базар көнне сату итәбез. Әлеге вакытта фермада 100 башка якын герефорд токымлы мал асрала. Бу токым бозаулар тиз үсеш бирәләр һәм аларда итнең чыгышы 65-70 процент тәшкил итә. Бүген хуҗалыгыбыздагы бозаулар көн саен уртача 1000 грамм үсеш бирәләр. Алар тәүлек дәвамында ашыйлар, чөнки бәйдә тормыйлар һәм көн дәвамында һавада йөриләр. Утарда печән һәм салам беркайчан өзелми. Рационда каралган фураж тиешле күләмдә бирелә. Кышлату чорына терлекләргә азык төрлесеннән һәм җитәрлек күләмдә әзерләнә. Шартларга килгәндә бу токым маллары бәйдә асрала торган түгел. Алар кышын да ачык һавада утарда тора. Тик төнгелеккә генә абзар эченә кертәбез. Мал башы арткан саен эше дә күбәя. Шуңа күрә ике кешегә эш урыны булдырдык. Тормыш иптәшем Чулпан минем олы таянычым, ярдәмчем. Кызларым да шушыда эшлиләр. Олы кызым Диларә хуҗалыкның исәп-хисап эшен алып бара. Эльнара белән Азалия  көнозыны фермадалар. Малларны ашату, эчерү аларга йөкләтелгән.

Олы кызлары Диларә дә  һөнәри белемен авыл хуҗалыгы буенча алып, нинди программа буенча ярдәм алуын беләбез. Сорауны аңа юнәлтәм.

Әйе, Диларә Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайтты. “ Яшь белгеч” республика программасы буенча матди ярдәмгә ия булды. Яшьләр өчен Төбәк Башлыгы Радий Хәбировтан мондый хәстәрлек булуы яшь белгечләргә авыл җирендә эшләү өчен стимул булып тора. Диларә киләчәк тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләвенә бик шат.

Замирдан атлары турында да сорыйм.

– Атлар безнең кызларның хоббие. Хуҗалыкта асралган атлар төрле чабышында катнаша, призлы ураннар яулап тора. Киләчәктә бәлки елкычылык белән дә шөгыльләнербез. Планнар күп. Тик аларны тормышка ашыру өчен бердәмлек һәм көч кирәк.

 – Фермер булу сезгә берәр ниди йогынты ясадымы?, – дип хушлашканда.

– Фермер буларак мин шушы җирдә тир түккән ата-бабаларымның нинди көчле булуларын аңладым. Шулай ук фермер нинди кырыс климат шартларында эшләргә, бирешмәскә, дә тиеш. Көчле булырга өйрәндек, – дип тәмамды ул сүзен.

  “Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы үсешендә хуҗалык итүнең кече төрләре әһәмиятле урын били. Киләчәктә авылларның тотрыклы үсүе нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Инде берничә ел дәвамында районыбызда әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барыла. Максат – авыл җирлекләрендә кече эшмәкәрлекне киңрәк колач белән җәелдерү, авыл халкының активлыгын арттыру. Крестьян-фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләргә, авылда тормыш зарланырлык түгел. Республика Башлыгы Радий Хәбиров төрле юнәлештәге программалар белән ярдәм итә. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагы өчен тоемлы ярдәм күрсәтелә. Авыл кешесе мал-туар асрауны нинди авыр заманнарда да ташламаган. Хәзер исә мөмкинлекләр бик зур. Бары тик теләк һәм аны гамәлгә ашыру өчен тырышлык кына кирәк”.

Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы  Ильвер Нурмөхәмәтов.

Эшкә бирсәң чын күңел
Эшкә бирсәң чын күңел
Эшкә бирсәң чын күңел
Эшкә бирсәң чын күңел
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас