– Көненә 200 тоннадан артык ашлык кайта. Кайткан бөртеклеләрне киптереп, хуҗалыкларның амбарларына саклауга, чистартуга һәм сатуга озата барабыз. Чөнки ашлык күп килә, барысын да монда саклап булмый. Югыйсә алдагы көннәрдә җыелачак ашлыкны кабул итәргә урын булмаячак. Әлегә “Гайфутдинова”, Ленин исемендәге хуҗалыкларның ашлыкларын киптереп бирү өстендә эшлибез. Эш сәгате чиксез. Басудагы техника эштән туктаганчы эшлибез. Лаборантка Мөнәвәрә Садертдинова килгән ашлыкның сыйфатын, дымлылыгын тикшереп тора. Егетләргә килгәндә сүз тидерерлек түгел. Александр Дементьев, Илдус Галләмов ашлык төяүче машинаның өзлексез эшләвенә җаваплы. Ә Марсель Сабиров, Ирек Әхмәтгалиев – келәт эшчеләре. Нинди генә эш булуына карамастан, берсүзсез эшли алар. Ашлыкны киптерүче агрегатының операторы булып эшләүче Азат Гайсин завод эшендә төп роль уйный, чөнки аның җаваплылыгы белән биредә көн-төн киптергечләр эшләвеннән туктамый. Ир-егетләр генә түгел, заводта хатын-кызлар да үз эшләрен зур җаваплылык белән башкара. Исәп-хисапны төгәл алып баручы Лилия Ахунова белән Гүзәлия Манаповаларны телгә алмый китү мөмкин түгел, әлеге киеренке вакытта бөтен кәгазь эше аларга йөкләтелгән, – ди завод директоры Илдус Гыйльмияров.
Җитәкче буларак Илдус Әмирҗан улы эшчеләре өчен хәстәрлек күреп тора. Аларга кереп ял итеп алырга һәм ашау өчен дә бар уңайлыклары белән бүлмә булдырган.