Республика фермерлары ел саен 36 процент ашлык, 32 процент көнбагыш, 22 процент шикәр чөгендере, 6,5 процент бәрәңге һәм яшелчә, 5,7 процент ит һәм 11 процент сөт җитештерә. Ел саен АПК продукциясен экспортлаучы предприятиеләр саны арта, бүген алар — 106. Хәзерге вакытта Башкортстан АПК продукциясен дөньяның 44 иленә экспортлый. Шул ук вакытта җибәрүләрнең 59,2 проценты май – май тармагы продукциясенә (үсемлек мае, чүпрә), 13,5 проценты – бөртекле культураларга һәм 27,3 процентын башка төр продукциягә (азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе, май орлыклары, спиртлар, бал, ит һәм сөт продукциясе, игенчелек өчен биологик препаратлар) туры килә. Төп импорт илләре булып Иран, Казахстан, Кытай, Төркия, Беларусь һәм башкалар тора.
– Без авыл хуҗалыгын модернизацияләүгә, архаик техникадан һәм эш алымнарыннан качуга бик яхшы тенденцияне сиздек. Әмма эшкәртүне үстерү буенча эшне активлаштырырга кирәк,– дип ассызыклады Республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив утырышта.
Республикада эшләп килүче дәүләт программалары арасында авыл хуҗалыгына кагылышлылары да шактый.
Безнең районда республика Башлыгы ярдәмендә башкарылган үз эшен ачучылар, крестьян-фермер хуҗалыклары өчен “Агростартап” программасы уңышлы эшләп килә. Төгәлрәк саннарга тукталсак, 2019 елда 8 кеше 22 558 284сумлык, 2020 елда 4 кеше 12 533 994 сумлык, 2021 елда 3 кеше 9 536 400 сумлык, 2022 елда 2 кеше 4 000 800 сумлык, 2023 елда 2 кеше 7 688 000 сумлык грант отты.
Шулар арасында Вострецово авылында яшәүче Тамара Зарипова “Агростартап” грантына ия булып, үз эшен башлап җибәрә. Элеккеге ташландык элеватор бинасын алып, ремонтлап, нәселле маллар асрау өчен абзарлар булдыра ул. Шушында Пермь краеннан 47 баш герефорд токымлы нәселле таналар алып кайталар.
– Программа бүгенге көндә дә уңышлы эшләп килә. Республика Башлыгы ярдәме белән яңа хуҗалыклар ачыла, эш урыннары булдырыла. Фермерлыкка ярдәм итү авылны модернизацияләү, авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрү һәм эш урыннары булдыру өчен башкарыла. Мондый эшләрдә, әлбәттә, беренчеләрдән булып Республика Җитәкчесе Радий Хәбировның ярдәме зур, – ди мәгълүмат- консультация үзәге директоры Булат Салихов.
Район үзәгеннән ерак урнашкан Вострецово авылында яшәүче Тамара Зарипова үз эшен башлап җибәрде.
– Республика Башлыгы Радий Хәбировның авыл хуҗалыгын җәелдерү өчен, авылларны яшәтү һәм эш урыннарын булдыру өчен төрле программалар эшләве безгә этәргеч булды. Минем 500 гектар җир мәйданым бар. Мал азыгы культуралары үстерәбез, техник базабыз да бар. Язга чыгу белән хуҗалыкка яңа «Беларусь» тракторы һәм яңа чапкыч та кайтачак. Грантны мал симертү өчен алдык, киләчәктә нәселле маллар үрчетергә ниятлим, – ди “Зарипова” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Тамара.
Тормыш иптәше Мәнәвәр – аның тугры ярдәмчесе. Өч кызлары күптән үзаллы яши, уллары хәрби училищены тәмамлый, ә төпчек кызлары 10нчы сыйныфта белем ала. Бу гаиләнең тормышларына шатлык өстәп, оныклары да үсеп килә. Тамара һәм Мәнәвәр Зариповлар тормышта булган төрле хәлләрне көлеп искә ала. Аларның көр күңеллелеге, эшсөярлеге, оптимист булуына хәйран калырлык.
– Мин – авыл малае. Әти-әнием дә гомер буе колхозда тир түктеләр. Фермерлык белән шөгыльләнүебез акча өчен генә түгел, ә күңел таләбе ул. Җирне яратам һәм аны ташларга җыенмыйм, – ди гаилә башлыгы. Зариповлар маллар кайтуга кыш ашатып чыгарлык азык та әзерләгәннәр. Биредә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырылгач, өч кешегә эш урыны да булдырылган.
– Бик уңайлы булды, хөкүмәттән ярдәм эшкә карата дәртебезне арттырды. Киләчәктә мал башын 200гә җиткереп, үзебездә токымлы хуҗалык ачарга ниятлибез. Шулай иткәндә, тирә-яктагы терлекчелек тармагын үстерүче фермерлар өчен бик уңайлы булачак, – ди фермер киләчәк планнары белән уртаклашып.
Бүгенге көндә “Зарипова” крестьян-фермер хуҗалыгында сәламәт үрчем алу өстендә эшләр кызу бара. Терлек азыгын беренче чабудан 600 рулон печән җыеп алып, түбә астына кайтарылып өелгән. Икенче чабымннан тагын 400 рулонлап печән чыгуына да басым ясады. “Саламны да елда кысабыз, калдырганыбыз юк”, – ди хуҗалык башлыгы. Яшь бозаулар өчен аерым абзар да булдырырга ниятли икән.
Бу хуҗалык өч кенә ел эшләсә дә, печәнлек белән бергә 500 гектарга якын җире бар. Анда алар бодай, арпа, солы үстерәләр. Ташландык, агач баскан җирләрне чистартып, сөренте җиренә әйләндерәләр. Күпләп булмаса да, акрынлап алга таба атлыйлар. Ел саен берничә техника, агрегат алып техник базаларын киңәйтәләр. Ел саен үз чыгымнарына басу эшләре өчен кирәкле агрегатлар алганнар.