– Мин республикабызның көчәя баруын күреп торам. Без барыбыз да бик дус яшибез, бер-беребезне аңлыйбыз, эшләргә, үсәргә телибез. Бергә без бик күп яхшы эшләр эшлибез. Болар барысы да шул исәптән, бернигә карамастан, үз эшләрен башкаручы, гаҗәеп уңышларга ирешүче, туган Башкортстанны данлаучы хезмәт кешеләре ярдәмендә, – ди төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
җитештерү буенча эшләүче хуҗалыклар исемлегенә “Колос” хуҗалыгы керә. Аңардан кала “Әгъләмова”, “Фәйзрахманова” крестьян-фермер хуҗалыклары.
Илия Әгъләмова моннан биш ел элек фермерлык эшенә җигелә. Ул “Эш башлаучы фермер” республика программасында катнаша һәм грант ота. Шул акчага аклы-каралы 30 баш башмак һәм “Беларусь” тракторы ала.
– Менә шулай акрынга гына эш башлап җибәргән идек. Бүгенге көндә хуҗалыгыбызда 200 башка якын мал асрала. Грант ала алуыма һәм әлеге вакытта аягымда ныклы басып торучы фермер булуыма төбәк Башлыгы Радий Хәбировка зур рәхмәтлемен. Ул безнең кебек авыл халкын эшләтү һәм яшәтү өчен күп көч сала. Хуҗалыкка ярдәм итәрдәй төрле программалар һәм субсидияләрне тормышка ашыра, – ди фермер хуҗалыгы башлыгы Илия Рәзиф кызы.
Белүебезчә, “Әгъләмова” крестьян-фермер хуҗалыгында бүгенге көндә тәүлегенә 500 литрдан артык югары сыйфатлы сөт савыла. Хуҗалык башлыгы: “Инде сөт кимеде. Җәй көннәре 1000 литрга да җиткергән чаклар булды. Сыерларның күбесе ноябрь башында бозаулый башлый, шуңа күрә савым кимеде”, – ди.
Илия Рәзиф кызы фермер хуҗалыгы төзеп ике улын эш урынлы иткән. Алмаз белән Альмир аның зур ярдәмчеләре. Терлекчеләр дә, тегермәнчеләр дә, механизаторлар да алар. Ә сыерларны савуда ике килене Айгөл һәм Эльвина бианаларына көн аралаш чиратлап килеп торалар. Хуҗалык башлыгы бер урында гына тора торган кеше түгел. Булсын дип эшли ул. Әлеге вакытта мал чалу цехын ачарга әзерләнәләр. Суыткычларын гына кайтарасы калган.
– Биш ел буена сөтчелек тармагында ярыйсы гына табыш алдык. Шул акчаларга комбайн, ике “Беларусь” тракторы һәм берничә төрле тагылма агрегатлы булдык, – дип шат елмая Илия грант отып эш башлавына шатланып.
– Заманча фермалар – хезмәтне нормаль оештыру, төгәл төзелгән технологик процесслар, чималны эшкәртүнең зур күләмнәре, – ди Республика Башлыгы Радий Хәбиров. Безнең район өчен авыл хуҗалыгы – мәшгульлекнең һәм керем чыганагының төп өлкәсе генә түгел, ул яшәү рәвеше, аннан башка үсеш була алмаган, авырлык белән, әмма тормышны яхшыртуга ышаныч белән бара торган ышанычлы нигез булып тора, – ди авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов.