– Бөҗәкләр уңышка зур зыян китерергә мөмкин. Мәсәлән, озын борын саклагычтагы ашлыкның 30 проценттан артыгын юкка чыгарырга сәләтле. Моннан тыш, бөҗәкләр бөртеклеләрнең үз-үзен җылытуына ярдәм итә һәм барлык запасларның тулысынча югалуына китерергә мөмкин. Бөҗәкләр бөртеккә ничек эләгә? Алар идән, стена ярыкларында һәм чокырларында яшиләр, такталар арасына яшеренәләр, караңгы, аулак почмакларны җиңел табалар. Әгәр саклагычта орлык калдыклары һәм тузан булса, бу корткычларның таралуына ярдәм итә. Ашлыкның яңа партиясен амбар корткычлары белән зарарламас өчен ашлык саклагычларны комплекслы эшкәртәләр. Саклагычларны эчтән дә, тыштан да эшкәртергә кирәк: бөҗәкләрнең бер өлеше стенаның тышкы ягында яши ала, – дип аңлатты район ветеринария станциясе дезинфикаторы Марсель Шакиров.
Ашлык саклагычларны кулдан чистарту һәрвакытта да көтелгән нәтиҗәләрне тәэмин итми. Шуңа күрә моның белән махсус шөгыльләнүче белгечләр белән эш итәргә кирәк. Бу очракта әллә кая йөрисе юк. Район ветеринария станциясендә дезинфекация җайланмасы урнаштырылган махсус автомашина бар. Аны озак еллар шушы өлкәдә эшләүче тәҗрибәле водитель Радик Талипов йөртә. Алар ел саен районның басучылык тармагы белән шөгыльләнүчеләрнең ашлык саклау келәтләренә механик ысул белән дезинфекция эшлиләр.
– Бу ысул күп күләмдә тузан бүлеп чыгару белән бәйле операцияләрне башкарганда эшчеләрнең хезмәт шартларын җиңеләйтә. Идән асты тәбәнәк булган келәтләрендә идәннәрне ачарга кирәкми, чөнки механик чистарту һәм дезинфекцияне идән асларына үтеп кереп, уңышлы башкарырга мөмкин.
Районда күпчелек ашлык саклау келәтләрнең идәннәре таш. Шуңа күрә дезинфекция эшләү җайлы. Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә уңышны җыеп алу белән генә эш бетми бит. Аны сыйфатлы итеп саклау да кирәк. Ә саклау келәтләрендә корткычларның булмавы мотлак. Шуңа күрә вакытында эшләнгән дезинфекция район аграрийларының уңышларын сыйфатлы итеп сакларга һәм шул ук вакытта сыйфатлы ашлыкны югары бәядән сатып була алуын күзаллый. Дезинфекцияне ашлык саклау келәтләренә генә түгел, ә мал һәм кош-корт абзарларына да эшлибез, – ди Марсель.