Сөт һәм ит терлекчелегендә эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәселле терлекчелекне үстерүгә һәм эре мөгезле терлекләр санын акрынлап югарырак продуктивлы терлеккә алыштыруга ярдәм итә. 2023 елда республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 4041 баш нәселле яшь эре мөгезле терлек сатып алынган, шул исәптән 3363 баш — сөт юнәлешендә һәм 678 баш-ит юнәлешендә. Нигездә бу үзебезнең нәселле терлек — 96 проценттан артыгы (160 баш симменталь токымы Чехиядән сатып алынган).
2023 ел йомгаклары буенча нәселле көтүләрдә 1 сыердан уртача савым 8390 кг тәшкил иткән. Соңгы 5 елда бу күрсәткеч 1089 кг га арткан (үсеш 115 процент). Республикада авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын үрчетү, консультация бирү, җитештерү һәм сату буенча барлыгы 68 нәсел оешмасы эшли. 2019-2023 елларда республика хуҗалыклары тарафыннан барлыгы 4,7 млрд сумлык 30965 баш нәселле терлек сатып алынган.
Безнең район фермерлары да яхшы эш нәтиҗәләре күрсәтә. Кузбай авылы фермеры Ләйсән Хәмитҗанова эше турында еш язабыз. Ул авыр хезмәт белән акча эшли, ләкин бу хезмәт затлы, татлы. Сүзебез каймак, кызыл эремчек, катык җитештерүче турында.
Аның фермер хуҗалыгы төзүенә байтак вакыт узып киткән. Үз эшен ачу өчен ул бик күп көч сала. “Эш башлаучы фермер” программасы нигезендә грант ота Ләйсән. Шул акчага 10 баш симменталь токымлы башмаклар һәм МТЗ-82 тракторы ала. Шуннан инде аның тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйләнә. Боҗрадагы тиен кебек иртәдән кара төнгә кадәр эшли ул.
– Көнемне фермадан башлыйм. Иртәнге савымнан соң сөтне махсус урынга алып барам. Көненә 260 литр эшкәртәм. Кемнәрдер савым күбрәк тә була, дияр. Ә минем өчен продуктның сыйфаты һәм табигый составы мөһим. Сөтебездә химик матдәләр юк, сыерларны табигый азык белән генә тукландырабыз. Сыйфат өчен җаваплы мин. Бүгенге көндә мал азыгы әзерләү эше белән мәшгульбез. Печән җыелып, кайтарылды. Сенаж салу эше белән мәш киләбез. Игеннәрне дә югалтусыз җыеп ала алсак. Техниканы саклау өчен ферма ихатасы янында зур гараж төзеп куйдык. Алдагы планда ферманы зурайтырга дип торабыз. Вакытында ярдәм алып фермер хуҗалыгы төзүемә бик шатмын. Яшьләргә дә авыл калып, җирләр эшкәртеп, мал асрау өчен республикада мөмкинлекләр җитәрлек, – ди фермер.
Халык та шуны раслый: сөте һәм сөттән эшкәртелгән ризыклар бик яхшы сыйфатта, чөнки Ләйсән көндә иртә белән үз хуҗалыгында эшкәртелгән продукцияне махсус савытларга салып, этикетларын ябыштырып, машинасына төяп, район үзәге кибетләренә юллана. Анда аны үз клиентлары көтеп тора. Телеңне йотарлык кызыл эремчек, тәмле каймак “ә” дигәнче бетә. Шешәләрдәге сөт тә кибет шүрлекләрендә озак тормый.
Карап торганда гади генә эш кебек. Сыерларны саудың да, аерттың да, эреттең дә тиешле ризыкны алдың кебек. Алай гына түгел. Сөт ризыклары эшкәрткәндә аеруча гигена таләпләрен үтәргә кирәк. Ләйсән дә моның өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Сөтчелек юнәлешен алып бару өчен бик зур тырышлык кирәк бит. Өстәлдә сөт һәм сөттән эшләнгән ризыклар: катык, эремчек, каймак. Ул ризыклар өстәлгә килеп җиткәнче, җиде кат тирең чыгарырга кирәклеген Хәмитҗановлар гаиләсе генә белә.
– Башкортстан – югары үсеш алган сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге, анда сөт, сыер ите һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүгә басым ясала. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән фермерлык эшен алып бару өчен кертелгән грантлар, субсидияләр һәм ташламалар кебек төрле ярдәм чаралары белән безнең район фермерлары куллана. Елкычылык, токымлы малчылык тармагын үстерүгә күләмле ярдәм алалар. Мәсәлән, Яңа Бикмәттән Вил Билалов узган ел грант отып, токымлы маллар алып кайтып, бүгенге көндә уңышлы эшли. Шулай ук Вострецово авылыннан Тамара Зарипова да токымлы мал үрчетү белән шөгыльләнә. Регион, нәтиҗәлелеген һәм конкурентлык сәләтен арттыру өчен, үз агросәнәгать комплексын эзлекле рәвештә модернизацияли, – ди авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов.