Яңа предприятиеләр үсеше нәтиҗәсендә авыл җирендә эш урыннары булдырыла, хезмәт хаклары арта.
Соңгы елларда бигрәк тә елкычылык лидерлык позицияләрен биләп тора. Кымыз җитештерү буенча республикабыз Русиядә 1нче урында, ә атлар саны буенча 2нче урында (2022 ел нәтиҗәләре буенча). Беренчел мәгълүматлар буенча, 2023 елда республиканың ат үрчетүчеләре 3543,5 тонна кымыз җитештергән. «Башкортстан Республикасында елкычылыкны үстерү» ярдәмче программасының продуктив, токымлы һәм спорт елкычылыгын үстерү буенча чараларын гамәлгә ашыру 108 баш продуктив ат сатып алуны, токымлы атларның 292 спорт сынауларын оештыруны тәэмин итте. Республикада ел саен кымыз җитештерү технологияләрендә алдынгы тәҗрибә алмашу һәм бу һөнәрләрне популярлаштыру максатларында кымызчылар конкурсы үткәрелә. Ат спорты һәм ат җигеп йөрүнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру буенча зур эш алып барыла. Республика өчен традицион вакыйга булып «Терра Башкирия» ат спорты турниры (2023 елда бишенче сезон узды), шулай ук икенче ел рәттән үткәрелә торган һәм Русия төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Белоруссия делегацияләре катнашлыгында Халыкара башкорт токымлы атларның фестивале статусын алган “Башкорт аты” тора.
Ел саен 1 млн тоннадан ким булмаган товар сөте һәм 550 мең тонна терлек һәм кош ите (тере авырлыкта сую өчен)җитештерү.
Безнең районның авыл хуҗалыгы тармагында да елкычылык зур үсеш алды. Үз эшләрен ачып, фермер хуҗалыгы төзегән хуҗалар “Агростартап” программасы нигезендә грант отып, башкорт токымлы ат сатып алып, бүгенге көндә дә уңышлы эшләп киләләр. Флорис Шакировның – “Шакиров”, Радик Әхәтовның – “Әхәтов”, Марат Шәмсияровның – “Шәмсияров” һәм Әбдуррахман Дүсмәтовның “Дүсмәтов” крестьян-фермер хуҗалыкларында бу эш ырамлы бара. Алар ат үрчетү белән беррәттән, район халкы өчен казылык һәм ат ите җитештерү белән дә шөгыльләнәләр.
Даутлар авылында яшәүче Флорис Шакиров менә дистә елга якын инде фермер хуҗалыгы башлыгы. Тәүдә басучылык тармагы буенча фермерлык эшен алып барган хуҗа “Агростартап” программасында катнашырга уйлап дөрес адым ясый. Һәм, әлбәттә, җиңү яулап, грант ала. Бу матди ярдәмгә 16 баш башкорт токымлы ат алып кайтып үрчетү өстендә эшли башлый.
– Башкортстан – югары үсеш алган сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге, анда ат ите, кымыз башка авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүгә басым ясала. Безнең район фермерлары арасында да елкычылык белән элек-электән шөгыльләнсәләр дә, соңгы биш елда бу тармакны үстерүгә аеруча зур игътибар бирелде. Төбәк Җитәкчесе Радий Хәбиров авыл хуҗалыгын төрле тармакларда үстереп, үзебезнең сыйфатлы продукция җитештереп, республика халкын сөт, ит продукциясе белән тәэмин итүне алгы планга куеп эш итә. Шул уңайдан төрле программалар һәм субсидияләр нигезендә ярдәм күрсәтелә, – ди авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов.
– Елкычылык буенча эшемне башлар алдыннан тәүдә бик куркып йөрдем. Ничек итәргә, булдыра алырмынмы, мал үрчетү бик ансат эш түгел, дигән сораулар бик борчыды үземне. Шуннан тирә-якта яшәүче фермерларның эше белән танышкач, интернет челтәрләрен карап чыккач, республикабызда авыл хуҗалыгын үстерү өчен бик күп программалар эшләвенә тап булдым. Шуннан инде бу “Агростартап” программасы буенча грант алдым. Мондый ярдәм булуына шатмын, минем кебек яңа тармакта үзләрен сынап карарга теләүче кешеләр өчен зур ярдәм бу, – ди “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Флорис Шакиров.
Бүгенге көндә инде хуҗалык программа шартларын үтәп чыккан. Әлегә 50 баш аты бар. Йөз башка да җиткергән чаклары да булган.